Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
“Казан утлары” журналының баш мөхәррире Мөхәммәт Мирза бездә кунакта.
Опубликовано: 10.02.201710 нчы февраль көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Мөхәммәт Мирза белән очрашу булды. Әлеге чараны безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары зур түземсезлек белән көттеләр. Очрашуда “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Ильфак Ибраһимов) журналның бүгенге көндәге торышы, әдәби-сәяси мәйданда тоткан урыны белән якыннан таныштырды, туган авылы Чалманаратка багышланган шигырьләрен укып китте. Мөхәммәт Мирза улы «Казан утлары» журналы хезмәткәрләренең эшчәнлекләре турында сөйләде. Журналга материалларның ни рәвешле сайланып алынуы, ничек бәяләнүе турында үз фикерләрен җиткерде. Укучыларны, укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды.
Дүртенче сыйныф укучылары Сәетгәрәева Азалиянең һәм Хуҗина Камиләнең М.Мирзаның «Агыйделдә ак пароход» поэмасыннан укыган өзекләре чараны тагын да җанландырып җибәрде. Очрашу ахырында Мөхәммәт Мирза тарафыннан укучыларга һәм укытучыларга истәлек итеп “Казан утлары” журналы таратылды. Киләчәктә мондый очрашулар, җылы әңгәмәләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.
Источник: Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе
К списку новостей



