Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Новости Новоалимовской школы
Туган телем- иркә гөлем
Опубликовано: 17.04.2012Туган тел - һәркем өчен иң кадерле , газиз тел ул. Бу телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без дөньяны таный башлаганбыз. Мәктәбебездә балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның үткәне белән кызыксынуларын арттыру максатыннан, төрле чаралар уздырыла.9 -14 апрель көннәрендә мәктәптә "Татар теле һәм әдәбияты атналыгы" булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Г.М. атна дәвамында укучылар өчен төрле конкурслар , ярышлар уздырды: 9 нчы апрельдә 5 нче сыйныф укучылары арасында "Табышмаклар кичәсе", 10 нчы апрель көнне 6 нчы класслар арасында "Туган тел бәйгесе", 11 апрель - "Зирәк тиен " уен-конкурсы, 12 апрель- 8-9 нчы класслар арасында "Зирәк -шоу" ярышы, 13 апрель - бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган бәйге , 14 апрель көнне "Шигырь бәйрәме". Укучыларның иҗади эшләрен туплап , "Чишмәләр чыңы" исемле җыентык чыгарылды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты, тарих, мәдәният буенча үзләренең белемнәрен сынадылар, бәйгеләрдә актив катнаштылар. Конкурсларда җиңгән укучыларга истәлек бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей



