Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә 11.02.2016

11 февраль көнне хәрби - патриотик айлыкны дәвам итеп, укучыларның ике командасы арасында шахмат ярышы үткәрелде. "Кызыллар" командасы җиңде. Класс җитәкчеләре сыйныф сәгатьләрендә батырлык дәресләре үткәрделәр.
-
Йолдызлык-2016 06.02.2016

6 нчы февраль көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Йолдызлык - 2016" фестиваленең зональный турында катнашып, концерт номерлары белән Аккүз мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Район турына 4 номерыбыз үтте. Укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да бу концерттан бик канәгать иделәр. Тырышлык бушка китмәде! Алар бит "Йолдызлык" ка бар көчләрен биреп әзерләнделәр: матур, яңа күлмәкләр тектерделәр, көн дә репитицияләргә йөрделәр. Без аларга зур уңышлар телибез!
-
Волейбол 04.02.2016

Хәрби- патриотик айлык кысаларында, мәктәптә укучылар 2 командага бүленеп, спорт ярышлары оештырдылар. (Укытучы Вагизов Н.Т). 4 енче февральдә волейбол уены булды. "Аклар" һәм "Кызыллар" командалары арасында дуслык җиңде.
-
Хәрби-патриотик айлык 02.02.2016

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик айлык башланды.
-
Авыл Советы җыелышы 23.01.2016

23 енче гыйнвар көнне мәдәният йортында авыл советының отчет-сайлау җыелышы булды. Укытучылар коллективы тулы составта катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 12.01.2016

12 нче гыйнвар көнне Меңнәр мәктәбендә"Сәламәт бала тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлеге " темасы астында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта ата-аналар балаларның сәламәтлегенә багышланган "Сәламәтлек-зур байлык" уенында актив катнаштылар. Алар бу уенда көнлек режим төзеделәр, спорт темасына багышланган башваткыч чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр яздылар.Җыелыш бик җанлы һәм күңелле үтте.
-
Укытучылар спартакиадасы 09.01.2016

9 ынчы гыйнвар көнне районда укытучылар спартакиадасы булды. Укытучылар спорт төрләрендә катнашып, көч сынаштылар. Безнең мәктәп укытучылары бу ярышларда 7 нче урынга лаек булды. Коллегаларыбыз шахмат буенча Саттарова Г.Г.-2 урын, армспорт буенча Вагизов Н.Т.-2урын, волейбол буенча гомуми уенда 2 урыннар алдылар. Аларга зур уңышлар телибез!
-
Имтиханнарга әзерләнү 09.01.2016

8-9 ынчы гыйнвар көннәрендә укучылар, үз көчләрен сынау шарты белән, рус теле һәм математика фәннәреннән ОГЭ эшләп карадылар. Алда дәүләт сынаулары, ныклап әзерләнергә кирәк.
-
Яңа ел белән! 30.12.2015

26 декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме уздырылды.
-
Икенче буын стандарты 25.12.2015

5 класс укучылары икенче буын стандарты таләпләре буенча география фәненән проект эше якладылар.












