Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Мәктәптә - Чыршы бәйрәме 23.12.2017

23 нче декабрь көнне Меңнәр мәктәбендә Чыршы бәйрәме - Яңа елны каршылау тантанасы үткәрелде. Бу бәйрәмгә укучылар бик тырышып әзерләнделәр. Яңа елны каршылау - балаларның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Кечкенә класслар матур-матур шигырьләр, җырлар әзерләделәр, ямьле итеп классларын бизәделәр, төрле-төрле маскалар булып киенделәр. Чыршы янында, Кыш бабай белән Кар кызы алдында алар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кечкенәләребезнең Чыршы бәйрәме бик күңелле узды.
-
Олимпиадалар дәвам итә
22.12.2017
22 нче декабрь көнне Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге кулҗтура йортында Фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Бу тантанада укытучылар, мәктәп директорлары, район җитәкчеләре,укучылар катнашты. Бу олимпиадада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Хамзина Наилә (укытучысы Фаррахова Р.Р.) татар теленнән җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Кашапов Илгиз (укытучысы Кашапова Л.Р.) биологиядән 6 урынга лаек булды. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!
-
Инвалидлар декадасы
05.12.2017
Декабрь башыннан инвалидлар декадасы башланды. Мәктәбебез укучылары авылыбыз өлкәннәренә шефлык оештырырга булдылар.
-
Әниләр бәйрәме 01.12.2017

1 декабрь көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бу бәйрәмдә барлык мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Башлангыч класс укучылары (укытучылары Шәрипова Р.Ш. һәм Басирова Ф.Ә) матур итеп шигырьләр укыдылар, әниләргә багышлап җырлар җырладылар,аннан соң алар әниләргә атап, узләре эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Ә зур класс укучылары (җитәкчеләре Фаррахова Р.Р) "Кызыл алмалар" спектаклен күрсәттеләр. Әниләребезгә кечкенә актерларыбызның чыгышы бик ошады.
-
1 декабрь- СПИД ка каршы көрәш көне
01.12.2017
1 нче декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә "СПИД - заман афәте" темасына багышланган класс сәгатьләре үткәрелде. Дөньяда әлеге чирне һәр 6 секундта бер кеше эләктерә. Татарстанда бүгенге көндә һәр 7 сәгатьтә бер кешедә бу авыру табыла. XX гасыр чире дип тә аталган СПИД елдан-ел күбрәк кешегә йога бара. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юлдан һәм, йогышлы энәләр кулланып, кан аша килеп эләгә.Үткән гасыр ахырларында табылып, кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы кеше организмы тышында яши алмый. Һавага эләккәннән соң әлеге вирус шунда ук таркала. СПИД вирусының үзен иркен хис итә торган бердәнбер урыны булып кеше организмындагы сыеклык тора.Вирус кешегә бары тик җенси юлдан, кан аша һәм авыру анадан туган балаларга гына йога ала. Инфекция эләктергән кешенең гомере уртача 10-15 ел тәшкил итә.
-
"Секреты дружного класса" конкурсы 30.11.2017

30 нчы ноябрь көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе "Йолдыз" ата-аналар комитеты "Секреты дружного класса" конкурсында катнаштылар. Профориентация буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Алар бу конкурста өстәл ризыклары пешереп алып килеп, бик матур күргәзмә дә ясадылар.
-
Мәктәптә - директорлар семинары 24.11.2017

24 нче ноябрь - Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә " "Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында шәхес тәрбияләү " темасына багышланган семинар үтте. Бу семинарга районыбызның мәгариф бүлеге башлыгы Вахитов И.Р. һәм барлык мәктәп директорлары да килгәннәр иде.
-
Сәламәтлек-зур байлык 20.11.2017

20 нче ноябрь көнне балаларның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән авылыбыз фельдшеры Якупова Г.С мәктәпкә килде.
-
Славим имя матери!
20.11.2017
В рамках плана МКУ в Минняровской школе были проведены классные часы, посвященные ко Дню Матери и беседы с учащимися на тему: «Мама! Это слово святое…».
-
Ата-аналар җыелышы 18.11.2017

18 нче ноябрь көнне Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды.












