Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Татар халкының каһарманы-Муса Җәлил" 16.02.2021

Бүген, бөек шагыйрь-Муса Җәлил тууга 115 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә "Татар халкының каһарманы-Муса Җәлил" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаррахова Р.Р. әзерләде.
Сегодня, в связи со 115-летием со дня рождения великого поэта Мусы Джалиля, в нашей школе состоялось литературно-музыкальное мероприятие "Татар халкының каһарманы-Муса Җәлил". В ходе мероприятия учащиеся изучали жизнь и творчество поэта, заучивали его стихи наизусть. Подготовил вечер учитель татарского языка и литературы Фаррахова Р. Р.
-
"Батырларның даны мәңгелек" 15.02.2021

Бүген Меңнәр авылы клубында укучылар, укытучылар, авылдашлар һәм кайткан кунаклар катнашында әфганчыларны искә алу көне уңаеннан "Батырларның даны мәңгелек" дип аталган бик матур кичә үткәрелде. Әфган сугышында һәлак булган М.Мирсаетовның апасы Фәния апа, сугыштан исән кайтып, ләкин алган яраларыннан вафат булган М.Гайнановның тормыш иптәше Фәндилә апа үзләренең хәтирәләре белән бүлештеләр. Тарих укытучысы Камалова М.Н. Әфган сугышы турында тарихи фактлар белән таныштырды. Мәктәп укучылары үзләренең музыкаль номерлары белән кичәбезне тагы да ямьләндерде. Үткәрелгән әлеге мероприятие яшь буынга тәрбияви чара буларак барып ирешсен иде. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын, сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Чараны оештырган клуб мөдире Локманова Ф. һәм китапханәче Мотавалова Л. гә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Сегодня в Менняровском сельском клубе с участием учащихся, учителей, односельчан и гостей состоялся замечательный вечер "Батырларның даны мәңгелек", посвященный Дню памяти воинов-афганцев. Своими воспоминаниями поделились сестра погибшего на афганской войне М. Мирсаитова, супруга М. Гайнанова. Учитель истории Камалова М. Н. ознакомила с историческими фактами об Афганской войне. Учащиеся школы своими музыкальными номерами украсили вечер. Хотелось бы, чтобы проведенное мероприятие стало воспитательным мероприятием для подрастающего поколения. Выражаем огромную благодарность заведующей клубом Лукмановой Ф. и библиотекарю Мотаваловой Л. за организацию мероприятия.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2021

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан,мәктәбебездә шагырьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли.
В честь дня рождения поэта Мусы Джалиля в нашей школе работает книжная выставка, посвященная жизни и творчеству поэта.
-
15 февраля - День памяти войнов-интернационалистов 15.02.2021

Бүген, 15 февраль әфганчыларны искә алу көне уңаеннан һәр класста "Әфганстан каһарманнары" темасы астында аралашу минутлары үткәрелде. Әфганчы авылдашларыбыз Мирсәетов Мөдәрис һәм Гайнанов Мирһаҗиян абыйларның хәрби юллары, батырлыклары хәтердә яңартылды. Аларның рухлары бер минут тынлык белән искә алынды.
Сегодня, 15 февраля, в честь Дня памяти воинов-афганцев в каждом классе прошли минуты общения на тему "Герои Афганистана". Боевой путь и подвиги наших односельчан-афганцев Мирсаитова Мудариса и Гайнанова Миргазияна были увековечены в памяти. Их души поминались минутой молчания.
-
Профилактика 15.02.2021

Бүген мәктәбебездә, туберкулез авыруын профилактикалау максатыннан, укучыларга "Диаскин-тест" яки манту ясадылар.
Сегодня в нашей школе с целью профилактики туберкулеза школьникам сделали "Диаскин-тест" или манту.
-
"Лыжня России - 2021" 13.02.2021

Россия чаңгы юллары-2021. Татарстан чаңгы юллары-2021.
"Лыжня России-2021" и "Лыжня Татарстана-2021".
-
"Туган телем - иркә гөлем" иншалар бәйгесе 12.02.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә "Туган телем-иркә гөлем" исеме астында инша язу бәйгесе үткәрелде. Һәр класстан җиңүче укучылар билгеләнде.
В честь Дня единства родных языков и народов в школе был проведен конкурс сочинений под названием "Туган телем-иркә гөлем".
-
"Йолдызлык-2021" 11.02.2021

"Йолдызлык-2021" фестиваленең сайлап алу туры катнашучылары Кашапова Айзирә (вокал-соло) һәм Шакурова Диләрә (нәфис сүз) 10 февраль көнне Актаныш сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Участники отборочного тура, Кашапова Айзира и Шакурова Диляра успешно выступили на фестивале "Йолдызлык-2021".
-
"Халкымның күңел җәүһәрләре" 11.02.2021

Бүген мәктәбебездә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 1-5 класс укучылары өчен "Халкымның күңел җәүһәрләре" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара барышында укучылар татар халкының "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салышлы", "Тукмак" кебек милли уеннарын уйнадылар, табышмаклар әйтеп зирәклектә ярыштылар. Кичәне Басирова Ф.А. һәм Фаррахова Р.Р. әзерләп үткәрде.
Сегодня в нашей школе в честь года родных языков и единства народов для учащихся 1-5 классов был проведен литературно-музыкальный вечер "Халкымның күңел җәүһәрләре". В ходе мероприятия учащиеся играли в национальные игры татарского народа, загадывали загадки и соревновались. Вечер подготовили Басирова Ф. А. и Фаррахова Р. Р.
-
Акция "Солдатский альбом" 10.02.2021

"Безнең авылдашыбыз, сугышчы-интернационалист, Мирсәетов Мөдәрис Миргаяз улы. 1982 елның 1 апреленә хәрби хезмәткә алына. Кызганычка каршы, ул хезмәт иткән часть Әфган сугышына эләгә. Мөдәрис абыйга әлеге сугыштан исән кайту насыйп булмый, 1982 елның 26 сентябрендә һәлак була. Без, аның авылдашлары, мәктәбебез укучылары Мөдәрис абый белән горурланабыз. Аны беркайчан да онытмаска сүз бирәбез!"
Эшне башкарды Меңнәр мәктәбенең "М.Мирсәетов" исемендәге балалар оешмасы әйдәманы Гильмуллина Энҗе."Наш односельчанин, воин-интернационалист, Мирсаитов Мударис Миргаязович. Призван на военную службу 1 апреля 1982 года. К сожалению, часть, в которой он служил, попала в Афганскую войну. Мударису Миргаязовичу не удалось выжить в этом бою, он погиб 26 сентября 1982 года. Мы, его односельчане, ученики нашей школы гордимся нашим земляком. Обещаем его никогда не забывать! Работу выполнила вожатая ДОО Гильмуллина Энже.












