МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Туган телем - шагыйрьләр теле
Опубликовано: 26.11.2014Укучылар өчен «Туган телем шыгыйрьләр теле»
Республика фәнни-эзләнү
конференциясен йомгаклау тантанасына чакыру турында
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нчы уку елы планы нигезендә укучылар өчен «Туган телем шыгыйрьләр теле» республика фәнни-эзләнү конференциясе уздырылачак. Октябрь аеннан ноябрь аена кадәр дәвам ителгән фәнни-эзләнү укуларына 167 эш кабул ителде. Укучыларның фәнни-эзләнү эшләре филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре тарафыннан тикшерелде, тиешле таләпләргә җавап биргән 111 эш игътибарга лаек дип табылды.
Бәйгедә җиңүче укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре 2014 нче елның 5 нче декабренда укучылар өчен «Туган телем шыгыйрьләр теле» республика фәнни-эзләнү конференциясенә чыгыш ясарга чакырыла.
Чыгыш ясау вакыты -7 минут, дискуссия -1 минутка кадәр.
Чыгышлардан соң урыннар билгеләнә һәм бүләкләү тантанасы үткәрелә.
Укучылар өчен «Туган телем шыгыйрьләр теле» республика фәнни-эзләнү конференциясе 2014 нчы елның 5 нче декабренда 9.00 сәгатьтә Актаныш авылы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе (Аэропортовская, 3а) башлана . Килгән кунакларны теркәү 8.00 – 8.50 сәгатьтә.
Мөрәҗәгать итү өчен адрес: 423740, Актаныш авылы, Аэропортлы урамы, 3 а нче йорты;
Тел.3-26-05.
Электрон адрес: venerahaeva@yandex.ru
К списку новостей







