МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Новости Кузякинской ООШ
Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды
Опубликовано: 07.09.2012РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар түбәндәгечә. Имтиханнар һичшиксез тапшырылырга тиешле предметлар: рус теле – 36 балл, математика – 24 балл. Сайлап алып тапшырыласы предметлар: физика, химия, биология – 36шар балл, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 40 балл, тарих – 32 балл, география – 37 балл, җәмгыять белеме – 39 балл, рус әдәбияты – 32 балл, чит ил телләре (инглиз, немец, француз, испан телләре) – 20 балл. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы: әлеге “бусага” узган уку елындагы кебек.
К списку новостей







