МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Яраткан укытучыларыбызга иң ихлас теләкләр!
22.09.2012
Мөгаллимнәрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, ә инде аңа озак вакыт калмады, "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы форум аша укучыларны үзләренең яраткан укытучыларына котлау теләкләрен калдырырга чакыра. Теләкләрне сүзләр белән дә, фотосурәтләр аша да, видео аша да калдырырга мөмкин. "Күңелегездә йөргән иң ихлас теләкләрне җиткерү өчен иң уңай вакыт. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!" - диелә чакыруда. Без дә әлеге чакыруга кушылабыз!
- Көзге ярминкә 22.09.2012
-
Балачак.ру сайтына рәхим итегез! 19.09.2012

Балачак.ру сайтына рәхим итегез! Дин, Әдәп, Әхлак, Тәрбия · Сөйләм үсеше · татарча уеннар, балалар уеннары Уеннар һәм уенчыклар · Балалар ...
-
"БАЛА" китапханәсе 17.09.2012

Кадерле дустым!Син “БАЛА” дип аталучы интерактив мультимедияле, тавышлы китапханә белән таныша башлыйсың. Биредә синең өчен бик күп кызыклы китаплар тупланган. Аларны син үзең яисә әти-әниең белән бергәләп укый һәм тыңлый аласың. Бизәкле матур рәсемнәр татар һәм рус язучыларының, шагыйрьләренең әсәрләрен аңларга, истә калдырырга ярдәм итәр.
-
Диннәр мәдәнияте һәм әхлак нигезләре 17.09.2012

Русиядә башлангыч мәктәпнең соңгы дүртенче сыйныфында укучылар быелдан яңа фән өйрәнә башлады. Бу фән тулысынча "Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре”дип атала һәм алты юнәлештән (модульдән) тора. Алар "Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), "Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), "Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), "Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), "Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), "Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак).
- Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды 07.09.2012
- Әйләнә китап мәктәпләр буйлап 04.09.2012
-
1 сентябрь 01.09.2012

Дуслар, бүген нинди көн?
Сез беләсездер бәлкем?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Бүген безнең бәйрәм көн!
Олы бәйрәм бүген бездә,
Ул - беренче сентябрь.
Шатлык балкый йөзләрендә,
Бүген син дә, мин дә бер.
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Алтын аем, уз түрдән.
Бармы икән тагын шулай
Безнең кебек сине үз күргән.
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Ачып җибәр серләр дөньясын.
Без бәхетле йөрәк җырың,
Яшьлек җырын дөнья тыңласын.
-
Балаларны яклау көне
31.05.2012
Бүген мәктәп стадионында укучылар сабантуе үткәрелде. Ул балаларны яклау көненә багышланган иде. Укучылар төрле уеннарда катнаштылар, үзләренең көчләрен сынадылар, уеннар уйнадылар.
-
Математикадан ГИА-9
29.05.2012
Бүген 9 класс укучылары математика фәне буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыралар.







