МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
| Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
| E-Mail: | Liliya.Hanifovna@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
| Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Бәйрәм белән! 08.03.2019

Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Әниләр бәйрәме мәктәптә
06.03.2019
Бүген мәктәбебездә Әниләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучысы Фазлиева И.А. оештырды. Бәйрәмдә укучылар үзләренең җыр-биюдә булган осталыкларын әниләргә күрсәттеләр, әниләр белән төрле кызык уеннар уйнаттылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләргә бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм әниләргә дә, укучыларга да бик нык ошады.
-
Информатикадан сынау имтиханы
06.03.2019
Бүген мәктәбебездә 9 класс укучылары информатикадан сынау имтиханы яздылар
-
Әниләр бәйрәме балалар бакчасында
05.03.2019
Бүген балалар бакчасында Әниләр бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар үзләренең җыр-биюгә, шигырь сөйләүдә булган осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр белән төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләргә тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әниләргә дә, балаларга да бу чара бик нык ошады.
-
Безнең кадерлеләребез
05.03.2019
"Әниләр бәйрәме" уңаеннан, укучыларыбыз "Безнең кадерлеләребез" дип аталган стенд ясадылар. Алар әниләренең фотосурәтләрен куеп, әниләре турында хикәя яздылар.
-
Урок цифры 04.03.2019

4 марта в нашей школе прошел "Урок цифры". «Урок цифры» — это возможность получить знания от ведущих технологических компаний: Фирмы «1С», Яндекса, Лаборатории Касперского, Кодвардса и Mail.Ru Group, а также от Академии искусственного интеллекта благотворительного фонда Сбербанка «Вклад в будущее». Ученики посмотрели видео, потом индивидуально прошли тренажер.
-
Вокаль дуэт 03.03.2019

Безнең мәктәбебезнең егетләре Ситдиков Риназ һәм Хайбиев Айназ "Йолдызлык-2019" конкурсының "Вокаль дуэт" номинациясендә Альберт Нурминскийның "105 километр" җырын муниципаль этапта уңышлы башкардылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр! Алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз!
-
Вокал-соло 03.03.2019

Безнең мәктәбебезнең 3 класс укучысы Газетдинова Зәринә "Йолдызлык-2019" конкурсының "Вокал-соло" номинациясендә "Алыгыз миңа курчак" җырын муниципаль этапта уңышлы башкарды һәм Диплом белән бүләкләнде! Алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз!
-
Вокал-соло 03.03.2019

Безнең мәктәбебезнең 8 класс укучысы Бусыгина Руфинә "Йолдызлык-2019" конкурсының "Вокал-соло" номинациясендә төрек җырын муниципаль этапта уңышлы башкарды һәм Диплом белән бүләкләнде! Алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз!
-
Конферанс 03.03.2019

Безнең мәктәбебезнең егетләре Фаррахов Фәнис һәм Хайбиев Айназ "Йолдызлык-2019" конкурсының "Конферанс" номинациясендә муниципаль этапта уңышлы чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр! Алдагы конкурсларда да уңышлар теләп калабыз!







