Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Тәмле юл билгесе" 24.04.2025

Район үзәгендә узган "Тәмле юл билгесе" бәйгесендә бакчабыздан 4 гаилә катнашып, Аглямовлар һәм Сирвевлар гаиләләре "Юл кагыйдәләрен белүче тату гаилә" һәм "Әти,әни, мин -куркынычсыз гаилә" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Тәрбиячеләре Ганиева Зенфира Рәис кызы. Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз!
-
Всемирный день Земли 22.04.2025

Каждый год 22 апреля отмечается – Всемирный день Земли. По всему миру День Земли сопровождается общественными субботниками, на которых высаживают молодые деревья, цветы, проводят уборку прилегающих территорий.
19 апреля, в преддверии "Дня Земли", в нашей школе МБОУ "Кировская СОШ"состоялся субботник, в котором педагоги и учащиеся приняли активное участие в благоустройстве пришкольного участка.
Все участники субботника получили заряд бодрости и позитива, а главное – почувствовали себя частью большого и важного дела. Убранная территория стала наглядным результатом совместных усилий, напоминанием о том, что забота о природе – это долг каждого из нас. -
"Татар кызы 2025" 19.04.2025

14 апрель көнне районда "Татар кызы, егете 2025" конкурсы булып узды. "Татар кызы,егете 2025" бәйгесе - матурлык, сәләт һәм милли традицияләрне үз эченә ала.
Татар кызларының,егетләрнең күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора. Бу конкурста безнең мәктәптән Амиров Рамис (3 класс укучысы)-2 урынга,Ганиева Исламия(3 кл.укучысы)- 3 урынга ия булдылар.Валиуллина Асыльяр (6кл.), Мирхайдарова Айсылу (10кл) уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылары Гаянова Й.З.,Җигангирова Н.М. ,Мингазова Р.Р. чын күңелдән котлыйбыз. -
Милли хәзинә 18.04.2025

Бүген 10 класс укучысы Мирхайдарова Айсылу Бөтенроссия балалар- яшүсмерләр халык ижаты фестивалендә сәнгатьле уку номинациясендә махсус призга ия булды. Айсылуны жинуе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә унышлар телибез.
-
«Макетларда -Россия тарихы» 18.04.2025

Актаныш районы мәктәп укучылары арасында «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале дәвам итә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган фестиваль кысаларында «Макетларда -Россия тарихы» бәйгесендә безнең мәктәп тә үзенең эше белән катнаша.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» 17.04.2025

Бүген районда «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды. Актаныш районы ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесен ачу тантанасында конкурсның үтә дә әһәмиятле чара булуын билгеләп узды. Безнең мәктәпнең "Светофор" командасы "Велосипед белгече" номинациясендә 2 урынга лаек булды."Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр" номинациясендә Басиров Динар (4кл) -1урын, Камалова Нурия (4кл)- 2 урынга ия булдылар. Укытучылары Гаянова Й.З. Чын күңелдән котлыйбыз.
-
"Театр дружит с ПДД" 17.04.2025

Бүген район күләмендә игълан ителгән "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенә йомгак ясалды. Бакчабыз "Театр дружит с ПДД" номинациясендә 1 нче урынга лаек дип табылды. ЮХИДИ Дәүләт бюджет учреждениесе Актаныш районы бүлеге тарафыннан кыйммәтле бүләк тапшырылды. Тәрбиячеләр Рашитова Э.Ф., Ганиева З.Р. Нәниләребезгә һәм тәрбияче апаларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Татар кызы, татар малае" 15.04.2025

Район күләмендә игълан ителгән "Татар кызы, татар малае" бәйгесендә бакчабыздан Сабирова Лилия катнашты. Тыйнак кызыбыз Лилия мондый бәйгеләргә бик яратып катнаша. Тәрбиячесе Ганиева Зенфира Рәис кызына һәм Лилиябезгә уңышлар телибез.
-
Язгы өмә
12.04.2025
12 апрель көнне мәктәптә язгы өмә үткәрелде, анда укучылар, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар катнашты. Барыбыз бергә мәктәп территориясен тәртипкә китердек.
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 12.04.2025

Киров урта мәктәбе "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды. «Җиңү тәрәзәләре " акциясе-мәктәпнең бизәге генә түгел. Бу үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерү ысулы. Иҗат аша балалар ветераннарның батырлыгын хөрмәт итәргә, тынычлык һәм Ирек кыйммәтләрен аңларга өйрәнәләр.










