Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Үстерешле уеннар 14.06.2023

Төркемнәрдә балаларга җәйге чорда да режим моментларында үстерешле уеннар уйнатыла. максат: балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен һәм күзаллауларын үстерү.
-
Бакчада А.С.Пушкин көне 06.06.2023

Бакчабызда бөек рус шагыйре А.С.Пушкин көнен билгеләп уздык.Тәрбиячеләр балаларны бөек рус шагыйренең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, аның әкиятләрен укыдылар, мультфильмнар карадылар. Көнебез бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Урманай-оҗмах малай! 03.06.2023

"Урманай" лагеры балаларны бүген дә каршы алды. Көн бик матур- үзе җиләс, үзе җылы. Вожатый абый-апалар план нигезендә эш оештыралар. Һәр отряд газета чыгарды, речевкалар, җырлар өйрәнде.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2023

Көтеп алган бу көнебез дә башланды. Бу көнне- пионербол ярышы уздыру каралган. СВО да булган абыйларыбызга рәсем ясау, хат язу да булачак. Көнебез гимнастика ясаудан башланды.
-
1 июнь -балаларны яклау көне. 01.06.2023

Балаларны яклау көне уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, бакчабызда балалар сабан туе узды. Ямьле, җылы, җәйге көндә балаларыбыз рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар һәм бик теләп бәйгеләрдә катнаштылар. Балалар да, бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр дә бик канәгать калдылар.
-
Лагерь үз эшен башлады 01.06.2023

1 июнь көнне -Балаларны яклау көне. Шушы көнне мәктәбебездә "Урманай" ял һәм Хезмәт лагере үз эшен башлап җибәрде. Ял лагеренда-30, хезмәт лагеренда-25 бала ял итәчәк, хезмәт куячак.
-
"Хуш, бакчам!" 30.05.2023

Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 5 баланы мәктәпкә озату иртәсе узды. Нәниләребез балалар бакчасына йорүче балалар өчен билгеләнгән программаларны үзләштереп, мәктәп бусагасын атлап керерегә әзер булып бакчабыз белән хушлаштылар. Күңелле дә, моңсу да булган бәйрәм иртәсенә балаларыбызны 1 нче класска кабул итеп алучы Самигуллина Фәйрүзә Инсаф кызының да килүе балаларыбызга икеләтә бәйрәм булды. Хәерле, имин юллар, күңелле җәйге яллар Сезгә балалар!
-
Йомгаклау эшчәнлекләре 15.05.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән белем бирү эшчәнлекләрендә йомгаклау этабы бара. Балаларыбыз тиздән мәктәп бусагасын атлап керәләр. Белем бирү өлкәләре буенча уздырылган мониторинглар буенча биш балабыз да мәктәпкә әзер. Хәерле имин юллар телибез.
-
Тыл ветераннары белән очрашу 10.05.2023

Киров урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә тыл ветераннарынын өйләрендә булып , бәйрәм белән котладылар.
-
Тантаналы митинг 08.05.2023

Җиңү көне уңаеннан авылыбызда җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бәйрәмгә багышлап җырлар җырланды, биюләр куелды. Митинг азагында һәйкәлгә веноклар,чәчәкләр салынды.










