Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2015

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды. 11 класс укучыларын бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Укучыларыбызга югары уку йортларында белем алуларын телибез. Бу көн 4 класс укучылары өчен дә моңсу бәйрәм булып тора. Алар да 4 ел укыган классларыннан аерылып 5 класска югары баскычларга атлыйлар. 9 класс укучыларының да күбесе махсус урта белем бирү йортларында белем алачак.
-
Наил Хаков призына татар-башкорт көрәше 21.05.2015

20 май көнне Иман спорт сараенда Наил Хаков призына татар-башкорт көрәше узды. 6 класс укучысы Бакаян Титал 2 урынны яулады, 3 класс укучысы Гардиев Айназ һәм 6 класс укучысы Сираев Рүзилләр 4 урынны яуладылар. Киров мәктәбе гомуми 4 урында.
-
Пионерия көне 19.05.2015

Бүген мәктәп спорт залында пионерия көненә багышланган спорт ярышлары булды. Анда 5, 6, 7 класслар төрле викториналарда, спорт ярышларында көч сынашты. 1 урын - 7 класска, 2, 3 урыннанрны 5, 6 класслар алды. Муса Җәлил исемендәге балалар оешмасы тарафыннан грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Матур язу конкурсы 18.05.2015

Матур язу конкурсында катнашкан 3 класс укучысы Галимарданова Зилә 2 урынны яулады җитәкчесе Гиздуллина Альмира Фәүәдис кызы. 4 класс укучысы Мирзагитова Юлия - 2 урынны яулады җитәкчесе Сәмигуллина Фәйрүзә Инсаф кызы. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
70 еллыкка - 70 чакрым хәтер акциясе 18.05.2015

"70 еллыкка - 70 чакрым хәтер" акциясендә оештырылган альбом конкурсында, Киров урта мәктәбе 1 урынны яулады. Барлыгы 18 балл шуларның: барган авыллар саны -10, бизәлешкә - 8 балл. Бу альбомга юкка чыккан авылларның зиратлары янында төшкән фотолар, ветераннарның фотолары һәм хәрби бүләкләре кертелгән. Укучыларның һәйкәлләр янында төшкән фотолары да урын алды.
-
Музейлар көне 18.05.2015

Бүген башлангыч класс укучылары мәктәп музеена экскурсия ясадылар. Тарих укытучысы Галиева Рәмилә Әмирян кызының чыгышын алар бик кызыксынып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Яшь башкаручылар IX халыкара фестивале 18.05.2015

14 майда Чаллы шәһәрендә узган "Яшь башкаручылар IX халыкара фестиваль" конкурсында чыгыш ясап, 5 класс укучысы Сагбетдинова Сусанна, 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.
-
Татар теленнән еллык йомгаклау эше 18.05.2015

Бүген 11 класслар урта мәктәп курсы буенча татар теленнән еллык йомгаклау эше тапшыра. Аларга уңышлар телибез.
-
Турслеттан кайттылар 16.05.2015

Укучылардан һәм укытучылардан торган команда турслеттан кайттылар. Укучылар командасыннан ориентирование буенча Рашитов Илшат 1 урын, Башаров Айрат 2 урынны яуладылар. Укытучылар командасыннан ориентирование буенча Якиева Гөлназ 2 урын яулады. ККМ буенча укучылар командасы 3 урын, укытучылар командасы 2 урынны яуладылар. Стрит бол ярышында егетләр командасы 1 урынны яуладылар. Гомуми укучылар командасы 3 урынны, укытучылар командасы 3 урынны яуладылар. Афәрин!
-
Матур язу конкурсы 15.05.2015

Бүген Актанышта матур язу конкурсы була. 2 класстан Ибрагимова Инзилә, 3 класстан Галимарданова Зилә, 4 класстан Мирзагитова Юлияләр киттеләр. Аларга уңышлар телибез.










