Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Корбан Гаете мөбарәк булсын! 04.10.2014

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаете уңаеннан барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Олуг бәйрәм бүген бар җиһанда -
Корбан гаете котлы булсын!
Изге эшләр кылган һәр кешегә
Бәхет-сәгадәт насыйп булсын! -
Укытучылар көне. 03.10.2014

Укытучым!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын сезгә.
-
1 октябрь - беренче ярминкә 02.10.2014

1 октябрь - өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкә белән көзге ярминкәгә старт бирелде. Ярминкә һәр сатып алучының да ихтыяҗын канәгатьләндерерлек бай ассортимент белән узды.
Мәктәпләр дә үзләре җитештергән продукция белән сатуга чыктылар, яшелчә, җиләк - җимеш, кайнатмалар, камыр ризыклары мулдан иде.
Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация һәр сату ноктасында булып, сатучылар белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты. Әлеге ярминкәдә безнең мәктәптән дә катнаштылар.
-
Мәктәптә ярминкә 30.09.2014

30 сентябрь көнне "Өлкәннәр ункөнлеге" уңаеннан 1- 11 класслар арасында мәктәптә ярминкә үткәрелде. Һәр класс бик актив катнашты. Ярминкәдән җыелган акчалар өлкән укытучыларга пакет тутыру өчен тотылачак.
-
Кросс нации 29.09.2014

28 нче сентябрь көнне Актанышта йөгерү ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары да актив катнашты.
-
Бакчада эш 29.09.2014

Бүген, 3 дәрестән соң мәктәп бакчасында калган кәбестәләрне кисеп, бакчаны җыештырып куйдык.
-
Көзге табигатькә экскурсия 26.09.2014

25 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсия ясадык. Без көзге табигатьне күзәттек, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, яфраклар җыйдык, табышмаклар әйтештек. Соңыннан алып килгән ризыклар белән тәмләп чәй эчтек. Бу көнебез бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Биологиядән олимпиада 23.09.2014

Укучыларның Россиякүләм предмет олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. 22 сентябрь көнне мәктәптә биология олимпиадасы үтте. 6 - 11 класс укучылары үзләренең белемнәрен сынап карады. Бикмухаметова Л. (6 кл), Гиздуллина К. (7 кл), Рашитов И. (8 кл), Бикмухаметова Г. (9 кл), Бикемова Г. (10кл), Валиев Р.(11 кл) 1 урыннарны яулап, районда үтәчәк олимпиадага әзерләнәчәкләр.
-
Тарихтан олимпиада 23.09.2014

23 сентябрь көнне тарих фәненнән дә олимпиада уздырылды. 6 - 11 класс укучылары арасында барган бәйгедә укучылар бик актив катнашты.
-
«IT-чемпион - 2014» 22.09.2014

20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион - 2014» республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хамидуллин Илназ да катнашты. Актаныш районы буенча ул 2 урынга лаек булды.










