Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Биатлон 01.03.2025

26 февраль көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында биатлон буенча район ярышы узды. Безнең мәктәптән Хуҗин Азат (8кл),Загиров Роберт(9кл),Бутаков Максим(10кл) катнашып 2 урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.Укытучылары Туктаров Булат Роберт улы
-
Допризывник 01.03.2025

20 -21 февраль көннәрендә 9-10 класс укучылары «Батыр» спорт комплексында урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 класс яшүсмерләре өчен «Допризывник» район хәрби комиссары Кубогына муниципаль ярышларында катнаштылар.10 класс укучысы Бутаков Максим 2 урынга лаек булды.Котлыйбыз.Укытучысы Туктаров Булат Робертович.
-
Волейбол 01.03.2025

Район күләмендә үткәрелгән волейбол ярышында кызлар һәм егетләр 2 урынга лаек булдылар.Котлыйбыз.Укытучылары Туктаров Булат Роберт улы.
-
"Сәяр" 01.03.2025

Ел саен уздырыла торган "Сәяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең муниципаль этабында югары класс укучылары белән катнаштык. Ризван Хәмиднең "Тәбе" әсәрен сәхнәләштердек.Укучылар бик яратып катнаштылар.Театрны әзерләде Гаянова Й.З.,Җигангирова Н.М.
-
"Ихлас йөрәктән ..."
27.02.2025
Бүген укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертыбыз әти- әниләргә тәгъдим ителде. Концерт бик матур эчтәлектә булды.Әти- әниләрне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Әзерләгән укытучыларга Ильсөя Индусовнага,Наилә Мисхатовнага,Йолдыз Загидулловнага зур рәхмәт.
-
"И туган тел, и матур тел" 24.02.2025

Бүген бакчабызда балалар белән "Халыкара туган тел" көнен билгеләп уздык. Максатыбыз: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләрне саклап калу , туган телебездә дөрес итеп сөйләшүне ныгыту.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2025
21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне, кече халыкларның телләрен саклауның мөһимлеген ассызыклый. Бәйрәм уңаеннан Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен әдәби чара оештырылды. Чарада авыл китапханәчесе Сибгатуллина Э.Ф. катнашты.Ул укучыларга кызыклы биремнәр алып килде.Чара бик матур узды.
-
"Йолдызлык-2025" 21.02.2025

Кичә нәниләребез белән район мәдәният йортында узган "Йолдызлык-2025" бәйгесендә катнаштык. Бакчабыз авыл балалар бакчалары арасында 2 нче урынга лаек булды. Афәрин, без Сезнең белән горурланабыз, балалар!
-
Ягез әле егетләр!
20.02.2025
Бүген мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңае белән "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Егетләр ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш бик кызу барды. Максим командасы өстен чыкты. Командаларны котлап, бүләкләр өләшенде.
-
"Әфганстан - күңел ярасы" 15.02.2025

15 февраль Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылган көн. Шул уңайдан авылыбыз мәдәният йортында "Әфганстан - күңел ярасы" -дип исемләнгән чара узды. Мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән җылы очрашу үткәрелде. Әфганчыларыбыз - Башаров Галимҗан һәм Хаҗиев Сирин абыйлар катнаштылар.










