Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Педагогик интервью" 18.12.2025

Зилә Әхмәтсәхиповна бүген зур сынау үтеп кайтты. "Ел укытучысы 2026" бәйгесенең 2 туры - "Педагогик интервью". 35катнашучы арасында 13финалист комиссия алдында имтихан тотты. Чын күңелдән котлыйбыз сезне, Зилә Әхмәтсәхиповна. Эшегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек, тәртипле, тырыш укучылар телибез.
-
"Былбыл" яшь башкаручылар конкурсы 17.12.2025

Бүген Салих Сәйдәшевның 125еллыгына багышланган "Былбыл" яшь башкаручылар конкурсы район сәнгать мәктәбендә узды. Халыкчан җырлау номинациясендә Камалова Нурия 1урын, Валиуллина Асылъяр 2урын. Академик вокал номинациясендә Хабирова Ләйсән 1 урын алды. Җитәкчеләре Загитова Илсөя Индусовна. Илсөя Индусовна һәм кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Зәй шәһәрендә баскетбол ярышы 15.12.2025

Киров мәктәбе кызлар баскетбол командасы кызлары. Районда баскетбол уйнап,беренче урын яулап, Зәй шәһәрендә район данын яклап кайттылар. " Иң яхшы уенчы" дип Галимова Лилия билгеләнгән. Молодцы, кызлар Алга! Яңа җиңүләргә!!!
-
Олимпиада дәвам итә
15.12.2025
Татар теле олимпиадасының муниципаль этабында Валиуллина Асылъяр, Ибраһимова Азалия, Сабирова Чулпан, Хабирова Ләйсән, Ганиева Исламия призер булдылар. Укытучылары Илүсә Салимҗановнаны, Диләрә Магъсумовнаны һәм кызларны котлыйбыз!
-
МХОгә җибәрү өчен токмач кисү 15.12.2025

Укучы кызларыбыз, укытучы апалар белән берлектә зур эш эшләделәр. МХОгә җибәрү өчен токмач кисү булды. Иртәгә контейнерларга салып, яу кырына егетләргә җибәрербез. Илләребез тыныч булсын, сугышлар бетеп, тизрәк туган илләренә кайтсыннар иде инде
-
Коррупциягә каршы көрәш 14.12.2025

Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә республикакүләм иҗади эшләр конкурсында директор киңәшчесе Рәмилә Рөстамовна җитәкчелегендә 4 класслар видео җибәреп призер булдылар һәм аларга истәлекле бүләк тапшырылды. Котлыйбыз
-
Актаныш суд залына экскурсия 12.12.2025

Бүген 11 класс укучылары Даниал Данифович җитәкчелегендә Актаныш районы судына экскурсиягә бардылар.Судьялар белән очраштылар.Аларга узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Олимпиада дәвам итә
10.12.2025
Хезмәт фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабында Галямов Камил, Хуҗин Азат, Сибгатуллин Альфред катнашып, Галямов Камил призер булды. Укытучысы Булат Робертовичны һәм Камилне уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы 2026" бәйгесе
10.12.2025
Дүрт көн дәвамында барган "Ел укытучысы" бәйгесенең беренче сынау этабы (дәрес һәм осталык классы) төгәлләнде. Финалистлар рәтенә 1 класс укытучысы Шайгарданова Зилә Ахметсахиповна керде. Икенче сынау этабы "Педагогик интервью" 16 декабрь көнне. Зилә Ахметсахиповнага уңышлар теләп калабыз.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары 06.12.2025

Бүген мәктәптә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды. Семинар 6 класста әдәбият дәресе һәм 7класста класстан тыш уку дәресе белән башланып китте. 6класста Наилә Мисхатовна Ә. Еникинең "Матурлык" әсәрендә аңа матурлыгы турында сөйләде. Ә 7класста Илүсә Салимҗановна якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиеваның тормыш һәм иҗат юлына тукталды. Дәресләр эчтәлекле һәм бик кызыклы узды. Соңыннан килгән кунаклар мәктәпнен өстенлекле юнәлеше - агрокласс эшчәнлеге белән танышты. Даниал Данифович һәм Гөлнара Хабировна үткәрелгән тәҗрибәләр, чыгышлар, конференцияләрдә уңышлар белән таныштырды. Семинарның өченче өлеше курчак театры белән дәвам итте. Әле быел гына эшләнгән курчаклар белән укучылар беренче театрларын куйдылар. Курчакларны тегеп биргән Жанна Владимировнага зур рәхмәт! Укучыларның беренче театрлары бик яхшы килеп чыкты. Килгән кунакларга да бик ошады. Театрны сәхнәгә куйды - Йолдыз Загидулловна. Дүртенче өлештә зур класс укучылары Ләйсән Әминованың "Офыктан зур кояш" әсәрен сәхнәләштерделәр. Укучыларның оста уйнавы кунакларда зур тәэсир калдырды. Сәхнәгә куярга, музыка, костюмнар бизәлеше белән ярдәм иткән Хуҗина Алсу, Талипов Айзат, Гаянова Йолдызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!










