Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 ( 312 ) 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Ягез әле, егетләр! 21.02.2012

20 февраль көнне гимназия спорт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1 нче санлы мәктәп һәм гимназия егетләре арасында "Ягез әле, егетләр" исеме астында хәрби уен уздырылды. Кызыклы конкурслар, спорт эстафеталары, концерт номерлары белән үрелеп барган ярыш гимназия җиңүе белән тәмамланды. Кичәне Ришат Тимершәех улы әзерләде.
-
Әфганчылар көне уңаеннан 20.02.2012

Бер төркем укучыларыбыз Әфганчылар көне уңаеннан оештырылган очрашуда булып кайттылар.
-
Дипломантлар 17.02.2012

Гимназия укучылары - "Созвездие-Йолдызлык - 2012" эстрада фестивале дипломантларын котлыйбыз:
- Фәйрушин А., Минһаҗев А., Шакирова Л., Газизова С., Нуруллин А., Шәяхмәтов И., Мәдъяров А., Нуртдинов З., Тимирова И. - "Конферанс" номинациясендә,
- Солтанова С., Солтанова Л. - "Вокаль дуэт" номинациясендә,
- Гыйлфанова А., Гаязова Л., Шарапов И., Кәлимуллин И. - "Вокаль квартет" номинациясендә,
- Шагзамова А. - "Ялгыз бию" номинациясендә,
- Шагзамова А., Габдрахманов И. - "Парлы бию" номинациясендә,
- гимназия ансамбле - "Вокаль ансамбль", "Фольклор" номинацияләрендә.
Гала-концерт, иртәгә, шимбә көнне, сәгать 17.00 дә башлана.
-
Иртәгә - "Гаилә эстафетасы" 17.02.2012

Иртәгә, 18 февраль көнне, "Бүләк" чаңгы базасында "Гаилә эстафетасы" исеме астында ярыш уздыру планлаштырыла. Гимназия коллективыннан берничә гаилә бу ярышта катнашачак.
-
Мастер-класс 16.02.2012

Кичә гимназиянең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бакиров Р.Ф. Казан шәһәрендә урнашкан КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда узган "Первое сентября" матбугат йорты баш мөхәррире А.С.Соловейчик үткәргән "Школа цифрового века" проекты кысаларындагы мастер-класста катнашты.
-
Безнең фикер 14.02.2012

"Безнең фикер" газетасы үткәргән "Мин - татар баласы" дип аталучы иҗади бәйгедә 2 класс укучысы Альберт Хәев һәм 7 класс укучысы Мадьяров Айрат II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Булдырасыз, егетләр!
-
Безнекеләр.. 14.02.2012

Гимназиянең психологы Лилия Рәшит кызы Мисбахованың “Кешене тәрбияләү” темасына багышланган район бәйгесендә портфолиосы 1 урынга лаек булып, республика этабына җибәрелде.
-
Математика олимпиадасы нәтиҗәләре 14.02.2012

5-6 класслар арасында узган республикакүләм математика олимпиадасының район турында 5 класстан Насртдинова Гөлшат һәм 6 класстан Әюпов Марсель 3 урынга, шул ук класстан Фаррахова Инзилә 4 урынга лаек булдылар (укытучылары Рәмилә Әдип кызы Хаҗиева). Марсель белән Инзилә Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында район данын якларга әзерләнәләр. Аларга уңышлар телик.
-
Хоккей яңалыклары 13.02.2012

8 - 9 февраль көннәрендә Сабада II республикакүләм кышкы спартакиада кысаларында хоккей ярышлары үтте. Актаныш кызлар хоккей командасы составында Уйнаучы безнең гимназия укучылары Инзилә Фаррахова, Резеда Мингазова, Сөмбел Мөхәметдиновалар 1 урын яуладылар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Дулкыннар” район бәйгесе 13.02.2012

Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган “Дулкыннар” район бәйгесендә гимназия укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җыр номинациясендә 7 класс укучылары Искәндәр Шарапов, Ислам Кәлимуллин 2 урын, нәфис сүз номинациясендә 8а класс укучысы Илсинә Тимерова 1 урын, 11 класс укучысы Зөфәр Нуртдиновларны 3 урын алулары белән котлыйбыз!
















