Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
"Ялкын"лы кунаклар 22.09.2012

21 сентябрьдә урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык журналы “Ялкыннан” Йолдыз Миңнуллина, Луиза Япсуар, Рәйлә Хәелиева, Искәндәр абыйлары укучылар белән очраштылар. Килгән кунаклар бүгенге көн кадагында торган, яшүсмерләрне борчыган проблемалар турында, татар әдәби китапларның роле турында фикер алыштылар. Башка бәйгеләрдән үзенчәлекле булган, “Уку тизлеге” бәйгесе үткәреп, район мәктәпләре арасында гимназиянең 9б класс укучысы Алинә Галиева җиңү яулап, плеер белән бүләкләнде.
-
Очрашу 20.09.2012

Татар зыялыларын тәрбияләүче гуманитар гимназия эшчәнлеге белән танышу; өйрәнү мәктәбе буларак, милләтпәрвәрләрне тәрбияләү юнәлешенең яңа алымнарын барлау; укучылар белән якыннан аралашу максатында, 19 сентябрь көнне “Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе”нә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Р.З.Закиров килде. Биредә ...
-
Лидерлык мәктәбе 19.09.2012

Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2012 нче елның сентябрь – декабрь айларында “Сәләтле балалар гуманитар гимназия – интернат”ка төрле дәрәҗәдәге министрлык җитәкчеләре, әдәбият һәи сәнгать әһелләре, ТР дәүләт совет депутатлары, учреждение һәм предприятие җитәкчеләренең килүе көтелә. Аларның максаты: гимназиянең эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм итү, сәләтле балалар белән индивидуаль дәресләр, мастер – класслар, укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләүче әңгәмә - дәресләр үткәрү.
-
Казанда 16.09.2012

Гимназия-интернат директоры Нурлыева Л.Ф, урынбасар Мирзаянов А.Ф. тәҗрибә өйрәнү максатыннан Казан шәһәренең берничә гимназия, лицейларында булып кайттылар.
-
Дәрестән соң мәктәп 15.09.2012

"Дәрестән соң мәктәп" конкурсы нәтиҗәләре буенча "GYMNASIUM" социаль газетасы" проекты белән гимназия-интернат грантка ия булды.
-
Курсларда 14.09.2012

Гимназия-интернат директоры Нурлыева Л.Ф., урынбасарлар Бакиров Р.Ф., Хәева-Хәмитҗанова В.Х., Әминова И.Ф. шушы көннәрдә "Мәгариф өлкәсендә менеджмент" әзерлек курсларында укыйлар. Курслар 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Өй алдыбыз гөлбакча - 2012 11.09.2012

"Өй алдыбыз гөлбакча - 2012" район бәйгесе нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат район үзәге мәктәпләре арасында җиңүе, иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе өчен муниципаль район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
Фоторепортаж 03.09.2012

Белем бәйрәменнән фоторепортаж.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2012

Гимназия-интернат коллективы барлык укучыларны һәм ата-аналарны 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме һәм яңа уку елы башлануы белән котлый.
-
Яңа уку елына әзер 31.08.2012

Гимназия-интернат бинасы капиталь ремонттан соң укучыларыбызны яңа уку елына кабул итәргә әзер.
















