Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
новости
Гаилә хәзинәсе
Опубликовано: 20.04.2026
16 апрельдә Бөтенрәсәй «Гаилә хәзинәләре» исемендәге балалар һәм гаилә иҗаты фестиваль-конкурсы Түбән Кама шәһәренең «Умырзая» балалар бакчасында узды. Бу чара унынчы тапкыр оештырылуы турында әйтелде. Әлеге бәйге милли гаиләләр арасында зур кызыксындыру тудырды, дип ассызыклады балалар бакчасы мөдире Лилия Шәрипьяновна. "Конкурс белән кызыксынучылар елдан-ел арта. Быел катнашучы гаиләләр саны 40 якын. Ике этапта уңышлы рәвештә үткән фестиваль милли гәиләләрнең иҗат потенциалын яктыртты. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның данлыклы шәһәрләре – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга вәкилләре, шулай ук Актаныш, Арча, Норлат районнарыннан матур гаилә командалары чарада актив катнаштылар.
Бу фестиваль-конкурсның төп бурычы – татар халкының бай гаилә традицияләрен саклап калу һәм үстерү аркылы балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук гаилә иҗатын җанлындыру иде" - диде ул.
Фестивальнең күренекле жюри составы: Фирдавис Ханов, Васил Камалов, Мансур Ганиев, Гөлсинә Галиуллина, Рәзина Хәйдәровна– катнашучыларның милли образы, тел байлыгы, иҗади осталыгы буенча чыгышларын бәяләде.
Фестиваль бик күңелле һәм тылсымлы булды! Зал тамашачылар белән тулы иде – һәрбер чыгыштан соң алкышлар һәм чын күңелдән рәхмәтләр яңгырады. Сәхнәдә күтәренке рух, уңай энергия тоелды: бу атмосфера барлык залны үз-үзенә тартып алды, һәрберенә шатлык һәм горурлык хисләре китерде.
Барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурс йомгаклары буенча барлык биремнәрне үтәү нәтиҗәсендә безнең «Алтынчәч» балалар бакчасыннан
Бикмөхәммәтовлар гаиләсе абсолют җиңүче булып Гран-при яулады.
К списку новостей





