Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
новости
"Недиктант.Дети" в Республике Татарстан
Опубликовано: 18.04.2026Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Балада аның сабый чагыннан ук логик фикерләү нигезләре салына. Фикерләү – ул тирә-юньне танып һәм аңлап белү процессы. Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән күнекмәләрнең иң мөһиме – логик фикерләү күнекмәсе, икенче төрле әйткәндә "акыл белән уйлап эш итү сәләте”. Мәктәпкәчә яшьтә логик фикерләү ысылларын үзләштермәгән балага мәктәптә уку авыррак биреләчәк, ахыр чиктә баланың укуга теләге югалырга мөмкин.
Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә.
Баланың логик фикерләве 3 стадиядә формалаша:
• күрсәтмәле-гамәли (наглядно-действенный);
• күрсәтмәле-образлы (наглядно-образный);
• сүзле-логик (словесно-логический).
Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә уен күнекмәләре зур әһәмият уйный. “Алтынчәч” балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 5 бала: Усманова Айлина, Сафетдинов Самат, Гиздатуллин Самат, Ямилов Раиль, Хәертдинов Гомәр менә шундый уен- биремнәрдән торган “Недиктант. Дети” халыкара мәгариф агарту акциясендә катнашып, үзләренең белем дәрәҗәләренең югарылыгын күрсәттеләр. Балалар рус телендә уку, язу сәләтен күрсәтү белән бергә, теккстка нигезләнеп, гади булмаган биремнәр эшләү, ребуслар чишү кебек катлаулы күнегүләр дә башкарды. Шунысын әйтергә кирәк, “Недиктант. Дети” акциясе рус язучысы А.С.Пушкинга багышланган иде. Аның биографиясенә кагылышлы даталарны белү, иҗатын өйрәнү, әкият геройларын тану кебек катлаулы биремнәрне югары баллга тапшырды балалар. Биремнәрне укып таныштыруда балаларга әти- әниләр ярдәм итте.
К списку новостей





