Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
новости
Бүген бездә кунак бар/У нас сегодня гости
Опубликовано: 21.11.2022Сабыйлар кечкенәдән үк һөнәр сайлап, үзе теләгән һөнәр кешесе булып уйный башлый. Баланың кызыксынуы, фикерләре белән әти-әниләр, тәрбиячеләр гел танышып тору зарур, бу һөнәр сайлауга, кызыксынуга зур этәргеч булып тора. Өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын арттыру - замана таләбе.
Бала үсеп, үзенең характерына туры килгән, үзенә ошаган һөнәрне сайласын өчен, аны кечкенәдән үк күп төрле һөнәр ияләре белән таныштыру мөһим. Моны, әлбәттә, баланы әйләндереп алган мохиттан, көн дә күзәтеп бара алган һөнәрләрдән башлау отышлы.
Бакчабыз күләмендә тормышка ашырылучы “Сабый күнекмәләре” проекты кысаларында, әти-әниләребез эшләгән урыннарга экскурсияләргә баруны гадәткә кертеп барабыз. Бала шунда нинди һөнәр иясенең тәгаен нинди эш башкарганын, нинди шартларда эшләгәнен күрә дә инде. Бу аңа бер тәҗрибә була. Ә бүген исә, Бөтендөнья телеведение көне уңаеннан, Актанышыбыз телеведениесендә эшләүчеләрне кунакка чакырырга уйладык. Гәрчә, алар арасында, балаларыбызның әти- әниләре булмаса да.
Очрашуны “Алтынчәч” тә кунак бар” тапшыруы итеп эшләдек. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән өлкәннәр хезмәте турында башлангыч мәгълүмат алу күпчелек вапкытта традицион рольле- сюжетлы уеннар аша башкарыла. Без дә кунакларыбызга үзләрен читтән карарга мөмкинлек тудырдык. “Телеүзәк” рольле- сюжетлы уены нигезендә” “Кем булырга” дигән телетапшыру әзерләү иде. Телеүзәк җитәкчесе, оператор, журналист, алып баручы рольләрен, “Чәчтараш”та репортаж ясауны, интервью бирүне уртанчылар төркеме нәниләре искиткеч оста уйнады.
Тапшыру барышында, кунакларыбыз Регина Рафаэлевна, Альбина Илфаковна үз һөнәрләренә ничек күлүләре, хезмәтнең нидән гыйбарәт булулары турында сабыйларга җентекләп аңлаттылар, һөнәрләре, эш урыннары турында эчтәлекле видеосюжет күрсәттеләр. Балалар кызыксынмый гына калмый шул... “Хезмәтегез авырмы?”,“Сезне урамда таныйлармы?”,”Телестудиядә эшләү өчен нинди булырга кирәк?” һөнәрегез сезгә ошыймы? “ Сез балалар бакчасына йөрдегезме?”, “Кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез?” кебек кызыксындырган сорауларына балалар үзләре үк “журналист”, “репортер”, “корреспондент”, “фотограф” булып, интервью рәвешендә җавап алдылар.
Әти- әниләребез дә читтә калмады әлеге очрашудан. Телевизор карарга яратучы һәм телевизорны сүтеп караган шаян малай турында шигырьләр чыгардылар, телеведение хезмәткәрләренә котлау сүзләрен дә шигъри юллар белән җиткерделәр алар. Нәниләребез исә, аларны ихлас теләкләрен концерт номерлары аша, кунакларга җиткерделәр.
Телеведение хезмәткәрләре безнең күз алдында. Ләкин эфирга чыгып, сөйли башлаганчы, күпме хезмәт юлын таптарга кирәклеген аңлаттылар алар безгә әлеге очрашуыбызда.
Хөрмәтле телеведение хезмәткәрләре, хезмәтегез бик авыр, үтә җаваплы, халкыбызның күз алдына чыкканчы дистә-йөзләрчә чакрым үтеп, интервью алуларыгыз, тәүлек буе репортаж әзерләп утыруларыгыз эзсез узмасын иде, үткәннәре -матур тарих булып калсын, әзерләячәк репортажларыгызны матур киләчәк көтсен. Телевизор экраннары бары яхшы хәбәрләр генә җиткерсен, кызыклы матур тапшырулар гына күрсәтелсен иде. Без сезнең хезмәтегез алдында баш иябез. Нәни дусларыбызның да күбесенең күңеленә тележурналист, оператор, телеалып баручы һөнәрләре уелып калыр әле. Бәлки арабыздан нәкъ менә Сезне алыштыручы егет- кызларыбыз үсеп чыгар... Иҗат чишмәләрегез саекмасын, йөзләрегездән елмаю китмәсен хөрмәтле телеведение хезмәткәрләре. Бүгенгедәй күңелле, эчтәлекле очрашулар еш булып торсын! Һөнәри бәйрәмегез белән!
Сегодня 21 ноября-Всемирный День телевидения и у нас в гостях сотрудники Актанышского телевидения Регина Рафаэлевна Салахова и Альбина Ильфаковна Солтанова. Воспитанники второй младшей , средней , старшей и подготовительной к школе групп под руководством воспитателя Адгамовой К.В. совершили увлекательное путешествие в мир телевидения, побывали в роли работников телевидения, взяли интервью, тем самым уточнив и систематизировав знания о профессиях работников телевидения, а так же показали концертные номера с поздравлениями для дорогих гостей.
К списку новостей





