Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
“ЧИТ ТЕЛЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ - БҮГЕНГЕ ЗАМАН ТАЛӘБЕ” 19.12.2019

Бала татар теле белән беррәттән, рус һәм инглиз телендә дә иркен аралашырга, үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Безнең балалар бакчасында да әлеге юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Бакчага йөрүче нәниләр рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә җөмлә төзеп, сорауларга җавап бирә ала. 18 нче деабрь көнне Минзәлә шәһәрендә булып узган “English Art Festival” республикакүләм конкурс-фестивалендә безнең бакчабыздан: мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхразиева Сөмбел “Декламация поэтического произведения” номинациясендә уңышлы чыгыш ясаса, зурлар төркеменнән Нәбиева Жасмин “Исполнение вокального произведения” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Кечкенә җиңүчеләребезгә алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз һәм кайнар котлыйбыз.
Балалар бакчасында бирелгән инглиз теле нигезләре киләчәктә балаларга инглиз телен өйрәнергә, балаларның сөйләм телен баетуда һәм дөрес сөйләшергә ярдәм итәр, язарга өйрәткәндә файдалы булыр дип ышанып калабыз.
-
Кыш Бабайны көтәбез/В ожидании чуда 18.12.2019
Эй, чыршыкай, эй чыршыкайБигрәк матур булдын син. -
Ясле төркеме сулышы/Новости ясельной группы 13.12.2019

Ясле төркеменә йөрүче Билалов Рамазаннын әтисе Руслан Рушатович балаларны сөендерде. Бизиборд балаларның логик фикерләуләрен, кул - бармак мускулатураларын үстерү , сенсор тәрбия бирү максатыннан бизиборд ясап балаларны сөендерде.
Балаларның күңелен күрүче, балаларның бакчадагы тормышының һәр мизгелен файдалы үтсен дип тырышучы Билаловлар гаиләсенә тәрбиячеләр , бакча коллективы рәхмәт белдерә.
-
2 день муниципального этапа конкурса "Воспитатель года -2020"
12.12.2019
Сегодня на базе МБДОУ "Тылсым" состоялся второй отборочный день муниципального этапа республиканского конкурса "Воспитатель года -2020". Наш детский сад на данном мероприятии предствляла воспитатель Насыйрова Гузелия Рамисовна. Показанное открытое мероприятие и самопрезентация педагога, были высоко оценены компетентным жюри конкурса.
По итогам конурса Гузалия Рамисовна заняла почетное III место. Поздравляем с Победой и желаем дальнейших успехов в области воспитания и обучения детей дошкольного возраста
-
Первый день муниципального этапа республиканского конкурса среди воспитателей ДОУ "Воспитатель года - 2020"
11.12.2019
Сегодня в нашем ДОУ состоялось открытие муниципального этапа республиканского конкурса среди педагогов ДОУ "Воспитатель года -2020".Открыл торжественное мероприятие и.о.Начальника МКУ "Управление образования" Гимадиев А.Р, он поздравил конкурсантов с победой в отборочных этапах и пожелал им больших успехов в муниципальном этапе. Педагоги Сафаровского, Кировского, Новоалимовского ДОУ, МБОУ "Актанышская начальная школа -детский сад", МБДОУ "Детский сад № 5 с.Актаныш", МБДОУ "Детский сад № 6 с.Актаныш", МБДОО "Детский сад № 1 с.Актаныш"представили на суд жюри, состоящего из специалистов МКУ "Управление образования" и старших воспитателей ДОУ, отрывок из ООД и самопрезентацию своего передового педагогического опыта.
-
"Лачын" чангы базасында/На лыжной базе "Лачын" 09.12.2019

Кыш үзенен табигый матурлыгы белән генә түгел, тәннәргә сихәт, күңелләргә дәрт биреп чаңгы, чанада шуу белән дә истә кала. 6 декабрь көнне зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр Асылова Д.М., Файзиева Л.Р. җитәкчелегендә «Лачын» чаңгы базасында булдылар. Балаларны чаңгы ярышлары буенча тренер Галимҗан абый бик җылы каршы алды. Ул аларга чаңгы һәм чаңгы ярышлары турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирде. Экскурсиядән соң күп кенә балалар чаңгы ярышлары белән шөгыльләнергә теләк белдерделәр, чөнки чаңгыда шуу , йөрү –балалар һәм өлкәннәр өчен тормышта кирәк булган зур байлык сәламәтлекне ныгыту чарасы булып тора
-
Әти-әниләр белән бергәләп/Вместе с родителями 06.12.2019

Балалар бакчасының төп бурычларының берсе - сабыйларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту. Шуны истә тотып, 1 кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы булып узды.Төркем тәрбиячесе Рима Николай кызы “Балаларны сәламәт итеп тәрбияләүдә гаилә һәм балалар бакчасының бердәмлеге” дигән темага чыгыш ясады.Ул гаилә белән бергәләп нинди юнәлешләрдә эшләсәң, шул юнәлешләрне комплекслы рәвештә ничек куллансаң максатка ирешеп булуын дәлилләде. Кунак булып бакчаның өлкән шәфкать туташы Эльмира Рим кызы Зайнетдинова да катнашты һәм ата-аналарны “Бакчабызда балаларның туклану рационы, гаиләдә сәламәт туклану алымнары” темасына презентация белән таныштырды һәм анкета сорауларына җавап алды.Җыелыш җылы мөхиттә узды, ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавапсыз калмады. Җыелыш балаларның сәламәтлеген бергәләп саклап, ныгытып, балалар бакчасы бн гаиләләрнең уртак эшләвен булдырырга дигән карар белән төгәлләнде
-
Җиңү паркында/В парке Победы 04.12.2019

Озакламый Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтәчәкбез. Ничә еллар үтсә дә кешеләрнең бәхете өчен үз гомерләрен кызганмаган батырларны туган ил онытмый, аларның исемнәре шәһәрләргә, урамнарга, мәйданнарга бирелә, алар хөрмәтенә һәйкәлләр барлыкка килә. Шундый һәйкәлләрнең берсе Актанышта да Җиңү паркында “Билгесез солдат” һәйкәле бар. Балаларны әби-бабаларының, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, бу җиңүнең миллионланган совет халкының фронтта, тылда фидакарь көрәше, хезмәте нәтиҗәсе икәнен аңлату; ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе, Ватанга мәхәббәт, Ватан алдындагы бурыч кебек мөһим төшенчәләрне аңлату ; патриотик хисләр тәрбияләү – безнең бурыч. Шул максаттан без зурлар группасы балалары Җиңү паркына экскурсиягә бардылар. Балалар бик кызыксынып парк белән таныштылар.
-
На зональном семинар-практикуме/Зона семинар-практикумында 02.12.2019

27 ноября педагоги ДОУ приняли участие в работе зонального семнара-практикума "Современные технологии обучения детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах", проходившем на базе МБДОУ " Әкият" г. Мамадыш. В ходе семинара педагоги познакомились с опытом педагогов ДОУ республики по обучению дошколҗникам правилам безопасного поведения на дорогах. Воспитатель нашего ДОУ Асылова Дильбар Мударисовна презентовала коллегам лэпбук по обучению детей ПДД
-
Икенче мәктәптә кунакта/В гостях в школе 02.12.2019

Бала нәкъ менә бу мәктәпкә ни өчен бара? Абый-апасы баргангамы, әллә белем алырга теләпме? Бер караганда, бу җавапның икесе дә дөрес кебек. Моны әлегә сабый әйтә алмый.
Мәктәп белән танышу, укучылар тормышын күзәтү, укуның бик тә кирәкле гамәл икәнлегенә төшенү максаты белән, мәктәпкә хәзерлек төркеме Актанышыбызның икенче мәктәбендә булып кайтты.
Балалар бакчасында алган белеме, өйрәнгән темалары, математик күнегүләрне башкару дәрәҗәсе дә начар түгел балаларның. Без- тәрбиячеләр балалар белән ел дәвамында шөгыльләнәбез: татарча-русча, инглизчә сөйләшү, беренче башлангыч белемнәрне тиешенчә төшендерү, картина буенча сөйли белү, әвәләү, рәсемләү, көйне тоя өйрәнү, хезмәт күнекмәләре бирү һәм башкалар. Мәктәпкә баргач, болар буенча да сынау уздык.





