Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Юлларда сак булыйк/Будем бдительны на дорогах! 18.11.2020

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы юлда җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләр турындагы статистика белән балаларны таныштырды һәм юлда йөргәндә кагыйдәләрне белүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын балаларга төшендерде. Бу һәлакәтләрдә балалар белән булган очраклар да аз булмавын искәртте. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында бәхетсезлек очрагы күп булу сәбәпле, куркынычсызлыкны булдырмау йөзеннән, балаларга "Фликерлар" көнлеге уздырдык.
Проблема обучения детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах, формирование основ безопасности жижнедеятельности являются наиболлее актуальной на сегодняшний день. Воспитатель подготовительной к школе группы Асылова Д.М. познакомила воспитанников с тревожной статистикой дорожно-транспорт , разъяснила детям как важно знать и выполнять правила дорожного движения. Отметила, что особую опасность для пешеходов представляет движение по дорогам без световозвращающих элементов
-
Наше время/Безнең заман 13.11.2020

13 и 14 ноября в Альметьевске прошел первый зональный этап VIII ежегодного открытого республиканского телевизионного фестиваля творчества работающей молодежи «Наше время - Безнең заман». Музыкальный руководитель нашего детского сада Басыйрова Чулпан Инсафовна приняла участие в конкурсе по ниминации "Вокал-соло" и стала обладателем диплома фестиваля. Поздравляем!
13-14 нче октябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә республикакүләм "Наше время-Безнең заман" VIII эшче-яшьләр иҗат телевизион фестиваленең беренче зона туры узды. Безнең балалар бакчасы музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызы Басыйрова “Вокал –соло” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап дипломга лаек булды. Афәрин!
-
Көз бәйрәме/Осенний праздник 02.11.2020

29 нчы октябрь көнне Алтынчәч балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән “Көз бәйрәме” үткәрелде. Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Бәйрәмдә балалар төрле яшелчәләр булып киенеп һәр яшелчәнең ничек файдалы, төрле витаминнарга бай булуы турында сөйләделәр. Бәйрәм иртәсе көз һәм кәзге уңыш турындагы җыр- биюләр белән уралып барды. Көзге уңыш вакытында икмәк җитештерү турында презентация дә каралды. Кызыклы уеннар вакытында балалар сынатмады, бик җитез булдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
“Мин кояшка елмаям”/"Я улыбаюсь солнышку!" 26.10.2020

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче Минһаҗева Диләрә Фирая Зыятдинованың тууына 75 ел тулу уңаеннан район күләмендә уздырылган “Мин кояшка елмаям” онлайн-бәйгесендә катнашып дипломга лаек булды. Афәрин, Диләрә!
Воспитанница подготовительной к школе группы Мингазова Диляра стала дипломантом районного конкурса "Я улыбаюсь солнышку!", посвященного 75-летию Ф.Зиятдиновой. Поздравляем Диляру с победой и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Беренче кар/Первый снег 21.10.2020

Бүген зурлар группасында тирә-юнне күзәтүләрдән иң күңелле һәм җанлы күзәтүләрнең берсе булгандыр. Ни өчен дисезме? Чөнки бүген беренче кар яуды. Ябалак – ябалак карлар бөтерелә – бөтерелә җиргә төшә, ә балаларның сөенечләренең чиге юк – димәк озакламый кыш җитә, чаңгы- чана шуар вакыт... Соныннан балалар кыш, кар турында табышмаклар чиштеләр, кар турындагы белемнәрен ныгыттылар, карның ни өчен бик тә әһәмиятле икәнен исләренә төшерделәр, соңыннан кар бөртекләре булып бөтерелделәр, биеп тә алдылар.
Как много веселья от первого снега!
Хоть он не годится для лыжного бега,
Хоть он не для санок и не для коньков,
И даже не хватит на снеговиков.
Не сделать горку из первого снега,
Так мало его, а веселья - телега!
-
Аттестация буенча укулар/Повышение квалификации по аттестации
20.10.2020
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «2019/2020 уку елында ТР педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре һәм 2020/2021 уку елына аттестацияләү буенча бурычлар турында»2020 елның 29 маендагы ПУ - 628/20 номерлы боерыгы нигезендә. 2020-2021 уку елында аттестация Компаниясен оештыру максатыннан, педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча 32 эчке эксперт өчен «ООДА педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә эшләргә белгечләр әзерләү»программасы буенча укулар оештырылды. 12 нче октябрьдән 13 нче октябрьгә кадәр ZOOM форматында һәм 2020 елның 14 нче октябрендә ЦДТ базасында стажировка форматында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек итеп, педагогик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгарифне методик үстерү бүлеге башлыгы Мартьянова Ольга Валерьевна СЗДГА мәҗбүри аттестацияләү, югары һәм беренче квалификация категорияләренә аттестация үтүгә таләпләр кебек юнәлешләр колачланды, һөнәри стандарт, инновацион һәм эксперименталь эшчәнлек алып бару мәсьәләләре кузгатылды. Укулар югары дәрәҗәдә узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән педагогик хезмәткәрләрнең төрле төркемнәре өчен башка актуаль юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында Карар кабул ителде.
В соответствии с Приказом МО и НРТ от 29 мая 2020 г. № под- 628/20 «Об итогах аттестации педагогических работников образования РТ в 2019/2020 учебном году и задачах по аттестации на 2020/2021 учебный год». В целях организованного проведения аттестационной компании в 2020-2021 учебном году, для 32 внутренних экспертов по аттестации педагогических работников было организованно и проведено обучение по программе «Подготовка специалистов к работе в экспертных группах по аттестации педагогических работников в ОО». С 12 по 13 октября при сотрудничестве с ИРО РТ в формате ZOOM и 14 октября 2020 года в формате стажировки на базе ЦДТ куратором группы Мартьяновой Ольгой Валерьевной, кандидатом педагогических наук, начальником Отдела методического развития образования ИРО РТ, были охвачены такие направления как обязательная аттестация на СЗД, требования к прохождению на аттестацию на высшую и первую квалификационные категории, Были затронуты вопросы профессионального стандарта и ведения инновационной и экспериментальной деятельности педагогами в ОО. Обучение прошло на высоком уровне. Принято решение о дальнейшем сотрудничестве с ИРО РТ по другим актуальным направлениям для различных групп педагогических работников.
-
Максатчан прогулка/Целевая прогулка 15.10.2020

2нче кечкенәләр төркеме нәниләрен тәрбияче апалары Галимова Р.Н. максатчан прогулка вакытында Актаныш урамнарына сәяхәт ясатып, күзәтеп, җәяүлеләр һәм автомобиль юлларын аера белергә өйрәтте, юл буена тезелеп киткән объект-биналар белән таныштырды. Балалар бигрәк тә светофор янында җанлы хәрәкәтне кызыксынып күзәттеләр. Авылыбыз матур, чиста, төзек булуына сокландылар.
Воспитатель Галимова Р.Н. организовала для воспитанников второй младшей группы целевую прогулку по улицам родного села,в ходе котрой они закрепили знания о видах зданий, расположенных вдоль дороги, уточнили понятия "Дорога", "Тротуар", осбый интерес детей вызвала работа светофора на регулируемом пешеходном переходе.
-
"Көзге боз өстендә сак булыйк!"Будем осторожны на осеннем льду 12.10.2020

9 нче октябрь көнне “Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән төрле чаралар үткәрелде. Иртәнге якта “Сак бул, юка боз”, “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәгә “Юка боз куркыныч” дип исемләнгән видео-өзек карап йомгак ясалды. Сөйләм теле эшчәнлегендә балаларга водолаз һөнәре турында мәгълүматлар сөйләнде. Балалар водолаз һөнәрен алу өчен кыю, батыр, көчле, җитез кебек сыйфатларга ия булырга кирәклегенә нәтиҗә чыгардылар. Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк!!!
-
"Кросс Татарстана 2020" 12.10.2020

12 октября 2020 года состоялся легкоатлетический кросс, посвященный "Всероссийскому дню бега-Кросс Татарстана 2020". Коллектив ДОУ принял активное участие в забегах на разные дистанции. Инструктор по физической культуре Басыйрова Нурия Муллаяновна заняла почетное 3 место в забеге на 1500км. Поздравляем!!!
-
Туган көн\День рождения 07.10.2020

"Без бүген уртанчылар төркеменә йөрүче Риназыбызның туган көнең билгеләп үттек. Гадәттәгечә " Ак калач", " Чума үрдәк, чума каз" җырларын җырлап, балалар үзләренең иң изге теләкләрен ирештергәннән соң, бәйрәмебезне спорт уеннары белән дәвам иттек. Балаларыбыз шундый булган, бәйрәм итә беләләр... Уйнап - көлеп, җырлап - биеп, гөрләп үтте туган көн. Дөрес яшәү рәвешенә, спортка карата тагын бер адым алга атлаганбыздыр дигән өметтә калам", - дип хәбәр итте тәрбиячебез Басыйрова Нурия Муллаян кызы.
Сегодня у воспитанника средней группы Риназа -праздник, день рождения. По традиции праздник начался исполнением песен, "Ак калач", "Чума үрдәк, чума каз", затем последовали искренние теплые пожелания друзей, продолжился праздник играми, конкурсами, соревнованиями. Воспитатель Басыйрова Нурия Муллаяновна отметила, что дети понимают значимость праздников, умеют веселиться. Проведенное мероприятие послужило стимулом к ведению детьми ЗОЖ, формированию любви к спорту.





