Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Шөгылебез - табигать почмагында 12.10.2017

Туган якның матурлыгын күрү, җирлек белән якыннан танышу максатын күздә тотып кояшлы матур көзге бер көндә шөгылебезне табигать кочагында уздырдык әле.
-
Елмаю көне 11.10.2017

2 кечкенәләр төркемендә “Елмаю” көнен билгеләп үттек. Елмайган кешенен матурлыгы, башкаларга да рәхәт булуын аңлаттык. Балалар үз куллары белән әти-әниләргә елмайган “үзләрен” бүләк иттеләр.
-
Өлкәннәребезне кунак иттек 05.10.2017

Һәр елдагыча, безнең балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәребезне үзебезнең бакчага кунакка чакырдык. Алар балалар һәм хезмәткәрләрдән котлаулар кабул иттеләр. Бәйрәм бакча коллективы тарафыннан әзерләнгән өстәл артында дәвам итте.
-
Ата-аналар ярдәме 03.10.2017

1 кечкенәләр төркеме ата-аналары ярдәме белән театр почмагы булдырылды. Өстәл театры, бармак театры, курчак театры өчен курчаклар булдырылды.
-
"Көзге фантазия" 29.09.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре белән “Көзге фантазия” конкурсы үткәрдек. Балалар әти-әниләре белән берлектә кызыклы “Кызыл алмалар гаиләсе”, “Пиратлар корабле”, "Дәү әниемнең көзге бакчасы” исемендәге күргәзмә эшләре ясап алып килделәр.
-
Әкиятләр сәхнәләштердек. 25.09.2017

Ясле төркемендә балалар белән адаптация вакытын уңышлы үткәрү максатыннан әкиятләр сәхнәләштердек.
-
Көзге Актаныш буйлап сәяхәт 22.09.2017

Логопедның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Көзге Актаныш” буйлап сәяхәт иттеләр. “Ленин паркы”нда,”Җиңү паркы”нда булып туган Актанышыбызның көзге табигате белән хозурландылар. “Актаныш басмалары” ял паркын күзәттеләр.
-
"Без - табигать балалары" 22.09.2017

22 сентябрь көнне балалар өчен көзге экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар үсемлекләр, бөҗәкләр тормышындагы үзгәрешләрне күзәттеләр, көз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Кызыклы уеннар уйнадылар, үзләре алып килгән ризыклар белән сыйландылар. Экскурсия бик күңелле булды. Кайткач, көзге яфраклардан гербарийлар ясадылар.
-
Региональный семинар-практикум по "Семьеведению" 20.09.2017

Минзәлә шәһәрендә узган семинар-практикумда безнең балалар бакчасыннан Насрыева Ландыш Нуровна катнашты. Шул ук семинар кысаларныда узган бәйгедә катнашып, Вахитова Г.Х. I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
Көзге урманга сәяхәт 19.09.2017

Бүген барлык төркем балалары да көзге урманга сәяхәткә бардылар. көзге урманның матурлыгы белән сокланып калмадылар, төрле төстәге яфраклардан букет та, төрле табигать материаллары да җыйдылар.






