Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Хуш, сөекле бакчабыз! / До свидания, наш любимый детский сад! 25.05.2018

24 май көнне мәктәпкә әзерлек А төркеме балалары белән "Хуш, сөекле бакчабыз!" бәйрәм кичәсе үтте.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Бакчадагы дуслар, апалар белән
Без бүген хушлашабыз.
-
Йомгаклау эшчәнлеге / Итоговое занятие 23.05.2018

23 май көнне бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме А һәм мәктәпкә әзерлек Б төркеменәрендә ачык йомгаклау эшчәнлекләре үткәрелде. Әлеге белем бирү эшчәнлекләрен район мәгариф идәрәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча белегече Хисматуллина Л.Ф. һәм район үзәге балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре карадылар.
-
Логопункт эшчәнлеге / Работа логопункта 19.05.2018

18 май көнне укытучы-логопед Набиева Ч.Д. балалар бакчасының логопунктында шогыльләнүче балалар белән әти-әниләр өчен йомгаклау эшчәнлеге күрсәтте.
-
Сәламәт яшәү рәвешенә кечкенәдән өйрәнәбез 17.05.2018

"Хәрәкәттә - бәрәкәт", дип юкка гына әйтмиләр. Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерүдә хәрәкәтле уеннар зур әһәмияткә ия, бигрәк тә алар саф һавада оештырылса. Физкультура инструкторы Сарварова А.Э. физик үсеш шөгыльләрендә өйрәткән уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.
-
Педагогларыбызның уңышлары 15.05.2018

Бакчабыз тәрбиячесе Шарипова Э.Р. Выготский Л.С. исемендәге Бөтенроссия конкурсында үз проекты белән катнашып 1 урын алды һәм акчалата грант иясе булды. Котлыйбыз һәм алдагы эшчәнлегендә яңа уңышлар телибез!
-
Бакчабызда өмә 12.05.2018

Бакчабызда балалар уен мәйданчыкларын матурлауда әти-әниләр ел саен актив катнашалар. Быел да һәр төркем әти-әниләре өмәләрдә катнашып, уен мәйданчыкларын тәртипләүдә ярдәм иттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Бессмертный полк 10.05.2018

9 Май - Җиңү көнендә бакчабызның эшче-хезмәткәрләре дә Актанышыбызда үткәрелгән Үлемсез полк маршында катнаштылар.
-
9 май - Җиңү көне 08.05.2018

Актанышыбызның Җиңү паркына экскурсия.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Батырларга укый мәдхия.
Яуда ятын калган бабайларга
Оныклары килеп баш ия.
-
Ветеран белән очрашу 08.05.2018

Җиңү бәйрәме уңаеннан мәктәпкә әзерлек А төркеме балалары тыл ветераны - Халисә әбине өенә барып бәйрәм белән котлап кайттылар. Ветеранның сугыш чорында күргәннәре турында сөйләгәннәрен, балаларга изге теләкләрен тыңладылар.
-
Туган як музеенда 07.05.2018

Мәктәпкә әзерлек Б төркеме балалары Актанышыбызның Туган як музеенда экскурсиядә булдылар. Алар 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан музейның сугыш батырларына багышланган залындагы экспонатлар белән таныштылар, мәңгелек ут янында сугыш батырларын искә алдылар.
















