Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Урмандагы керпе/ Лесные ёжики. 22.10.2020

Ябыштыру- балалар иҗатының бер төре, анда нинди дә булса материалның өслегенә башка фактура яки төстәге материал кисәкләре салына. Кәгазьдән ябыштыру төрле формадагы кәгазь элементлары һәм төсләрне картон яки кәгазьгә ябыштыруны күздә тота. Ябыштыру белән шөгыльләнү балалар өчен зур файда китерү, балада тырышлык, мөстәкыйльлек, пөхтәлек, сабырлык кебек сыйфатларны үстерә, балаларның иҗади һәм акыллы сәләтләрен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Без бүген ябыштыру шөгылендә урмандагы керпеләрне кисеп ябыштырдык. Балалар гармошкалап бөкләп кисергә өйрәнделәр.
-
Бүлмә гөлләрен яратыйк, саклыйк\Комнатные цветы надо любить, беречь 14.10.2020

Бакчабызда балаларга музей,юл йөрү кагыйдәләре турында белем һәм күнекмәләр бирү белән бер рәттән, даими рәвештә экологик тәрбия чаралары да алып барыла .Һәр ел фасылы үзенчә матур, һәр терек табигать иясе һава торышына яраклашып үсә, үзгәрә. Ә менә бүлмәдәге тереклек безнең тәрбиягә, яратуга мохтаҗ. Без балалар белән төркемебездә үскән гөлләрне тәрбияләү турында сөйләштек, дөрес итеп су сибү, коендыру, төпләрен йомшарту, зур гөлләрнең яфракларын сөртү турында кагыйдәләр белән таныштык, гөлләрнең исемнәрен ныгыттык. Бүлмәбездә безгә сулау өчен кирәкле һаваны чистартучыларның нәкъ менә бүлмә гөлләре булуы турында белгәч, балалар алар турында ешрак кайгыртырга, сакларга, яратырга дигән нәтиҗәдә калдылар.
-
Иҗади сәнгать үсеше/ Художественно- эстетическое развитие 12.10.2020

Бездә бүген Е.Чарушинның "Бәбкәләре белән үрдәк" әсәре буенча рәсем шөгыле узды. Рус язучысы һәм графигы Е.Чарушин әсәрен искә төшереп, әлеге әсәргә иллюстрацияләр карап, балаларда шөгыль темасына карата кызыксыну уяту,кошлар гәүдәсе төзелеше, очканда, хәрәкәт иткәндәге торышлары турында күзаллау булдыру максаты куелды. Балалар максатка ирештеләр.
-
Көзге кросс/ Осенний кросс 29.09.2020

Бакчабызда һәр елдагыча әбиләр чуагы вакытында балалар белән бергә спорт мәйданчыгына юл алабыз.Барлык төркем балаларының йөгерүгә булган сәләтләрен ачабыз, сәламәтлек өстендә эшлибез.
Катнашкан һәр балага уңышлар телибез, исән-сау, сәламәт булсыннар!!!
-
Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы/ Состояние здоровья детей в детском саду 23.09.2020

Бакчада сәламәтләндерү эшләре һәр уку елында төрле юнәлештә алып барыла. Балаларны сәламәтләндерү буенча шәфкать туташы белән тәрбияче берлектә эш алып баралар. Көнлек режимны төгәл үтәү, тәрбия һәм белем бирү эше дөрес оештыру. Физкультура, иртәнге гимнастикаларда гадәти булмаган эш алымнары кулланып эшләү, балаларны чыныктыру, сәламәтләндерү эшен яхшырту, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
Бакчабызның өлкән шәфкать туташы Флария Нияз кызы елга ике тапкыр балаларның үсешен дә, динамикасын да даими тикшереп тора (буйларын, авырлыкларын үлчи) Балаларның сәламәтлекләрен саклау безнең төп бурычыбыз, шуңа күрә һәр балага индивидуаль якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тырышабыз.
Основные антропометрические показатели – это рост, вес, окружность головы и грудной клетки. Антропометрия ребенка дает возможность оценивать как его актуальное развитие, так и динамику (при условии, что проводится регулярно), и сопоставлять полученные данные с нормой.
-
Уяу булыйк! / Будьте бдительны! 14.09.2020

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын өйрәтү максатыннан бакчабызда эвакуация чарасы оештырылды.
-
Бакчада эвакуация/Эвакуация в детском саду 14.09.2020

Балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү буенча эвакуация уздырылды.
Балалар тиз генә киенергә, махсус баскычтан төшәргә өйрәнделәр.
-
Юный эрудит 12.09.2020

12 нче сентябрь көнне Бүләк лагерында "Юный эрудит" олимпиадасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелде.Безнең балалар бакчасыннан 15 бала үзләренең көчләрен сынап, белемнәренә ышанып, бирелгән биремнәрне уңышлы эшләп чыктылар.
-
"1 сентябрь-белем бәйрәме"/ "1 сентября-День знаний" 01.09.2020

Исәнмесез, безнең нәни дуслар!
Хуш киләсез, рәхим итегез!
Кулга тотып белем ачкычларын
Я, әйдәгез, түрдән үтегез!
Бүген бакчабызда белем бәйрәме узды!1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда.хөрмәтле тәрбиячеләр һәм балалар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән балалар безнең кебек үк бакчага килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган бакчабызга белем алу теләге белән, аяк басабыз һәм һәр көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
-
Бакчабыз / Детский сад 28.08.2020

Кояш чыккач, нурга чумгач
Урам, кырлар, яланнар,
Сөенеп бакчага киләбез:
Без бәхетле балалар.









