Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Космонавтика көне/ День космонавтики 12.04.2024

12 апрель - Космонавтика көне. Шул уңайдан төркемнәрдә космос, планета, йолдызлар һәм космик корабльләргә багышланган тематик әңгәмәләр үтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме үзләренең матур күргәзмәләре белән таныштырды.
12 апреля наша страна отмечает День Космонавтики. Мы помним эту дату и гордимся, что именно наш человек покорил просторы космоса. В этот день воспитанники познакомились с историей освоения космоса, о первом полете человека в космос, узнали много новых профессий, связанных с космонавтикой и получили большой заряд положительных эмоций.
-
"Без калдыкларны аерым җыю яклы!" / "Мы за раздельный сбор!" 11.04.2024

Бакчабызда "Без калдыкларны аерым җыю яклы!" атналыгы үткәрелде. Атналык барышында балалар тәрбияче апалары белән берлектә "Ни өчен калдыкларны аерым җыярга кирәк?", "Калдыкларны ничек икенче тапкыр нәтиҗәле кулланырга" темаларвна сөйләштеләр, "Макулатура җыеп агачларны саклыйк!", пластик шешә һәм капкачлар, батарейкалар җыю акцияләрендә катнаштылар.
-
"Эллада" республика конкурсы / Республиканский конкурс ораторского искусства «Эллада – 2024» 09.04.2024

Алабуга шәһәренең 39 нчы "Киләчәк" балалар бакчасы оештырган республикакүләм конкурста катнашып мәктәпкә әзерлек төркеменнән Әминә Закирова мактаулы 2нче урын яулады. Әминәне, тәрбиячесе Алиса Фәндәс кызы Вагизованы зур җиңүләре белән котлыйбыз!
9 апреля в Елабужском детском саду № 39 «Килǝчǝк» прошел Республиканский конкурс ораторского искусства «Эллада – 2024» для детей старшего дошкольного возраста, посещающих логопедическую группу. В конкурсе принимали участие дошкольники из Казани, Набережных Челнов, Нижнекамска, Елабуги. На финал конкурса прошли 23 воспитанника. Критерии оценки в фестивале были разными. Это актерское исполнение, зрелищность – выступление привлекающее публику, оригинальность и техника выступления. И хотя участникам было от 5 до 7 лет, они все были артистами. Доброжелательная обстановка, громкие аплодисменты, поддержка родителей воодушевляли ребят. Воспитанница подготовительной группы Амина Закирова - лауреат II степени (руководитель - Вагизова Алиса Фандасовна).
-
Татар егете, татар кызы 08.04.2024

Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Хисаев Ильвир һәм Солтанова Алсылу район күләмендә үткәрелүче "Татар егете, татар кызы - 2024" бәйгесендә көч сынашалар. Аларга уңышлар телибез!!!
-
Каналы дусларыбызга ярдәм итик! / Помоги пернатым 05.04.2024

"Кошларга ярдәм итик!" акциясендә иң кечкенәләребез дә актив катнашты. Әтиләре белән берлектә кош оялары ясап алып килделәр, тематик эшчәнлекләр. әңгәмәләр үткәрделәр.
-
Тәмле юл билгеләре / Вкусные дорожные знаки 05.04.2024

Бүген бакчабыздан Маннановлар, Галиевләр, Гиздатуллиннар гаиләләре районкүләм үтүче "Тәмле юл билгеләре" ("Вкусные дорожные знаки") бәйгесендә көч сынаштылар. Балалар бакчада өйрәнгәннәрен гаиләдә әти-әниләр белән бергәп кызыклы уеннар аша ныгыталар. Бу юлы алар юл билгелләрен чагылдыручы тәмле ризыклар әзерләделәр. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Маннанов Алмазның әнисе белән берлектә пешергән "Безнең урам чаты" торты мактаулы 2нче урынга ия булды. Бәйгедә каташучыларны котлыйбыз һәм чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Өй түрендә бакчада... 04.04.2024

"ЭкоЯз" республика күләмендә үтүче конкурс кысаларында бакчабазда тематик эшчәнлекләр дәвам итә. Беренче атна биреме - Канатлы дусларыбызга ярдәм итик!
-
Бакчабызда район семинары 29.03.2024

Бүген балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләре" исеме астында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең район семинары булып узды. Әлеге чараның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үсеше формалаштыруның нәтиҗәлелеген арттыруда педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү. Исеменнән үк күренгәнчә, педагоглар балаларның сөйләмен камилләштерүдә белемнәрен системалаштырдылар, сөйләм үсешенең заманча технологияләрен гамәлгә ашыруда педагогик эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, әлеге юнәлештә гамәли эш күнекмләрен баеттылар. Бакчаның тәҗрибәле, югары квалификацион категорияле тәрбиячеләре Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Гыйльфанова Зәйнәп Роберт кызы, беренче категорияле тәрбияче Гыйбадуллина Рәзилә Марсель кызы туган телебездә сөйләм үсеше эшчәнлекләре күрсәтсәләр, югары категорияле тәрбияче Альбина Рәшит кызы Ибраһимова балаларны рус теленә өйрәтү һәм рус телендә театр эшчәнлеге тәкъдим итте. Балаларны туган телебездә иркен аралаша, матур итеп сөйләшергә өйрәтү өчен күп төрле методлар, уен-технологияләр белән уртаклаштылар алар. Беренче категорияле логопед-тәрбияче Вагизова Алиса Фәндәс кызы "Логопедиядә СибБорд куллану", югары категорияле тәрбияче Гайнуллина Гөлназ Рәсүл кызы "Тимбилдинг - лабириннт" уеннарын куллану буенча мастер класс үткәрделәр. Сабирова Рәзинә Рафил кызы, Галимарданова Гөлшат Риф кызы, Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы, Шарафуллина Хәнис Хәмзәнур улы балаларның сөйләм үсешендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану буенча мәгълумати ярдәмлекләр тараттылар.
-
Гаиләм - ныклы терәгем 25.03.2024

Россиякүләм 2024 ел Гаилә елы кысаларында бакчабызда "Гаиләм - ныклы терәгем" шәҗәрәләр күргәзмәсе булып узды. Күргәзмәнең максаты - нәсел-нәсәпне өйрәнү традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, буыннар дәвамлылыгын ныгыту, балаларда гаилә традицияләре, тарихы белән кызыксынуны үстерү. Әлеге күргәзмәдә бакчабызның 72 гаиләсе үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим итте.
-
Авыр һәм җаваплы хезмәт ияләре көне 18.03.2024

17 нче март - торак коммуналь хезмәткәрләре көне. Бу көн төрле тармак буенча хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме. Тормыш яшәешебезнең уңайлы, тирә-юнебезнең чиста-пөхтә булуы аларның фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Ишегалдын җыештыручы, сантехник, инженер-техник хезмәткәрләр - барысы да халыкка хезмәт күрсәтә, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китерп булмый.
Зурлар төркеме балалары бүген әлеге өлкәдә хезмәт куючы һөнәр ияләре турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында һәнәр ияләренә, аларның башкарган эшенә хөрмәт белән карарга, ял урыннарында, паркларда үзебез артыннан чүп калдырмыйча җыештырып йөрергә кирәклеге ассызыкланды.









