Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Математикадан биреп карау имтиханы 01.11.2019

Бүген 9 нчы класс укучылары математикадан имтихан биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Район олимпиадасына әзерлек 01.11.2019

Район олимпиадасына әзерлек максатыннан Актаныштагы "Бүләк" лагеренда үткәрелгән укуларга укучылар фән укытучылары белән йөриләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Биреп карау имтиханы 30.10.2019

Бүген 9 нчы класс укучылары рус теленнән имтихан биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 29.10.2019

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы уздырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова "Ата-ана җаваплы" темасына методик доклад укыды. Төркемнәрдә педагогик ситуацияләр язылган биремнәрне үтәделәр, үз фикерләрен белдереп, тиешле чишелеш табуда ата-аналар теләп катнаштылар. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - Г.М.Сәетова уку торышы белән таныштырды, БДИ үзенчәлекләренә тукталды. Мәктәп директоры - Г.Р.Әхметова алда торган бурычларга тукталды. Сөйләшү класс җитәкчеләре белән үз кабинетларында дәвам итте.
-
Халыклар бердәмлеге көне 29.10.2019

Мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Г.М.Сәетова Халыклар бердәмлеге көне үзенчәлеге белән таныштырды.
-
Айлыкны йомгаклау 29.10.2019

Китапханәләр айлыгы тәмамланды. Укытучы-китапханәчебез Ә.Р.Исрафилова айлыкта уздырылган чараларга йомгак ясады. Җиңүче укучылар "Мактау грамота"лары һәм бүләкләр белән тәбрикләде.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2019

Алтын көз үзенең күзләрне камаштырырлык төсләре белән генә түгел, үзенең муллыгы белән дә күңелләребездә рәхәтлек мизгелләре кичерергә ярдәм итә. Мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" уздырылды. Төрле бәйгеләрдә көч сынашып, 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары җиңеп чыктылар. Кичәне оештыручы укытучыбыз А.Т.Рәхимовага, катнашкан укучыларга, аларга юнәлеш биргән класс җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Ирекле темага иҗат итәбез 26.10.2019

"Мәктәп китапханәләре" айлыгында ирекле темага иҗат эше бәйгесе игълан ителгән иде. 5 нче класс укучыларына тиңнәр табылмады. Камалетдинов С.Х., Булатов Н.Ш., Гәрәев З.Д. призлы урын алдылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Музейга экскурсия 25.10.2019

Бүген башлангыч класс укучылары мәктәбебез музеенда экскурсия ясадылар. Китапханәчебез Ә.Р.Исрафилова аларны әңгәмә рәвешендә музейдагы һәр истәлек белән таныштырды.
-
Шаярып алыйк әле 25.10.2019

Югары класс укучылары белән "Шаярып алыйк әле" дигән уен-бәйге уздырылды. Һәркем кызыклы җаваплар таләп ителгән сорауларга тиз вакыт эчендә җавап табарга тырышты. Л.Р.Галимова, Д.Р.Резванова (9 нчы класс), Р.Ф.Басыйров (8 нче класс) иң зирәкләре иделәр.




