Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Новости Атясевской ООШ
Атналыкка йомгак ясалды.
Опубликовано: 22.10.2012Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы турында мәгълүмат
15 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы узды.
Хәтер көне уңаеннан классларда 1552 елның 15 октябрь вакыйгалары, күренекле шәхесләр турында әңгәмәләр үткәрелде.
5-6 класс укучылары өчен оештырылган интеллектуаль бәйге иң зирәк тарихчыларны ачыклады . 5 класстан бу исемгә Фәхерлегаянов Рөстәм,
6 класста Хуҗина Айзилә лаек булды.
2012 елның 4 ноябрендә Россиядә Фетнәле чор тәмамлануга 400 ел тула. Бу темага караган белемнәрне ныгыту максатыннан 7 класс укучылары “Фетнәле заман” дип аталган бәйгедә катнаштылар. “Минин” һәм “Петр оныклары” төркемнәрендә көч сынашып, “Минин” командасы өстенлеккә ия булды.
8 класста узган чара да тарихи датага багышланды: 1812 елгы Ватан сугышы, Бородино сугышында җиңүгә 200 ел . “Зирәкләр, тапкырлар клубы” нда “Декабристлар” командасы” “Тарихчылар” төркеменә караганда күбрәк балл туплап җиңүче булдылар.
Атналык барышында 9 класс укучылары үзләрен хокук белгечләре итеп сынадылар . “Коррупция” темасына анкеталар алып, социологик тикшеренү үткәрелде. Нәтиҗәләрнең кайберләре белән таныштырып үтәбез: “Коррупция нәрсә ул?”дигән сорауга 100% респондент “Взятка” дип җавап бирә.”Нинди хәлләрдә бу күренеш күзәтелергә мөмкин” соравына җавапның 56 % - вузлар, 44% ы полиция хезмәткәрләре белән бәйле. Сорашуда катнашучыларның барысы да коррупцияне гадәти күренеш дип саный.“Ничек көрәшергә?” дигәндә исә күпчелек яңа законнар , штрафлар кертүне күрсәтә.
7-9 класс укучылары белән тарихтан олимпиада үткәрелде . Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
7 класс: 1 урын – Муллаянов Фәнзил, 2 урын – Сәйделова Ильгина, 3 урын- Гыйззәтуллина Энҗе
8 класс – 1 урын – Нуртдинова Таңсылу, 2 урын – Сарварова Гүзәлия, 3 урын – Саергәрәева Әлфирә
9 класс –Әминов Илмир, 2 урын – Шириев Айнур, 3 урын – Габдуллина Резеда.
“Парламент сәгате” конкурсы кысаларында стена газетасы район комиссиясенә тапшырылды.
Атналык дәвамында җиңүгә ирешкән, актив катнашучы укучыларга алга таба да уңышлар телибез.
К списку новостей










