Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Аккүз мәктәбе яңалыклары
Халыкара Белем җәүһәрләре - кемнәр алар?
Опубликовано: 31.10.2011“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде. Бәйгенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең Мәскәү райоынында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә үткәрелгән булса, быелгы бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре, төрле даирә җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә татар дөньясына яхшы таныш шәхесләр җыелды. Тантана 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Казан (федераль) дәүләт университеты каршында эшләп килүче "Тылсым" бию коллективы башкаруында татар вальсы белән башланып китте. Тантананың үзен исә "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.
Ә җиңүчеләр исемлеге болаерак килеп чыкты (күп номинацияләрдә 1 урын җәүһәрләр билгеләнмәгән, жюри әгъзалары киләчәккә стимул булсын дип шулай хәл иткәннәр икән...)
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
1 урын:. gzalilova.narod.ru
2 урын: sarvarova.ucoz.ru
3 урын:dilus-19.web-box.ru
3 урын: muslum-tat.narod.ru
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
2 урын: tugan-awlm.blogspot.com
3 урын: bugadiakt.jimdo.com
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
2 урын: garaeva.ucoz.ru
2 урын: yashel-bishek.ucoz.ru
3 урын: zam-far.ucoz.ru
3 урын: tatardeti.blogspot.com
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
2 урын: qushlawich.ru
2 урын: marshak.ucoz.ru
3 урын:dilus1.rusedu.net
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
1 урын: kazgau.ru
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
1 урын: tt.wikipedia.org
2 урын: kurshe.ru
3 урын: tatarfantast.moy.su
3 урын: mamashir.ucoz.ru
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе
2 урын: yakupov-family.ru
3 урын: galiev.ucoz.ru
К списку новостей














