Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Аккүз мәктәбе яңалыклары
Әфганстан-йөрәк ярасы
Опубликовано: 17.02.2025Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 36 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Ул безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды.Актанышның 6 асыл егете бу сугыштан әйләнеп кайтмады. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиешбез.
Совет сугышчыларын Әфганистаннан чыгару көнен бөтен ил билгеләп үтте.Билгеле, безнең мәктәптә дә җанннарны тетрәндергән бу сугыш турында"Әфганистан-йөрәк ярасы "дигән очрашу уздырылды.Кунакка авылдашыбыз Ильшат абый Исламов килгән иде. Сугышны киноларда гына күргән укучыларга, чын солдат белән очрашу зур яңалык булды.Әңгәмә видео-презентацияләр белән аралаштырып алып барылды.Әфганчының сөйләгән сүзләре зур кызыксындыру уятты. Ильшат абый үзенең чыгышында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын,ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлатты. Укучыларның әфганчыларга сораулары да күп иде. Ильшат абый барысына да, җавап бирде.
К списку новостей














