• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1
Телефон: +7(855)-525-80-22
E-Mail: Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Аккузовская ООШ"
Руководитель: Шайдуллина Лейля Наиловна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 19 укучы
У нас учат: 9 укытучы

Аккүз мәктәбе яңалыклары

15 февраль – Әфганчылар көне

Опубликовано: 15.02.2021

1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

Бүген мәктәбебездә әфганчы белән күрешеп истәлекләр, хатирәләрне барлап,  очрашу узды. Авылыбызның афганчысы Исламов Ильшат  абый белән очрашу үтте. Укучылар Әфган сугышы турында мәгълүматлар тупладылар, видеороликлар карадылар. Шигырьләр  сөйләделәр,сораулар  бирделәр.Укучылар сорауларына җавапларын алдылар.

Иң мөһиме илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!  Сугышлар булмасын!

Югалтулар көтмәгәндә була,
Өзелә юл, гөрләп яшәр чакта.
Онытырга безнең хакыбыз юк -
Шушы җырым, дустым, синең хакта.

Биек таулар иле, янәшәдә
Үлем йөрде, булды яныбызда.
Аямадык үзебезне, дустым,
Тугры калдык хәрби антыбызга.

Тик язмышны алдый алмыйбыз шул:
Хатлар килми күптән син дустан.
Тәкъдир язган булган маңгайларга
Туганчы ук бер сүз – Әфганстан.


Юныс Миңнемөхәммәтов.

Бу шигырь сүзләре мәрхүм әфганчыларның рухына дога булып барып ирешсен иде.

фото



Фоторепортаж:
15-февраль Әфганчылар көне

К списку новостей