Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Аккүз мәктәбе яңалыклары
Мәктәптә "Әниләр көне"
Опубликовано: 26.11.2016Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. "Әниләр көне" уңаеннан 25 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә зур бәйрәм үткәрелде. Укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм кичәсе Н.Пугачева һәм Әтиләр советы вәкиле Р.Шәйдуллин башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә әниләр белән кызыклы уеннар үткәрелде. Кичә барышында укучылар үз куллары белән ясаган кул эшләрен әниләренә бүләк иттеләр. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм чарасын информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиев оештырды.
К списку новостей














