• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1
Телефон: +7(855)-525-80-22
E-Mail: Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Аккузовская ООШ"
Руководитель: Шайдуллина Лейля Наиловна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 19 укучы
У нас учат: 9 укытучы

Аккүз мәктәбе яңалыклары

Җәүһәрләрнең җәүһәре!

Опубликовано: 02.11.2016

2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр. 

Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.

Тантана узган елларга күзәтү белән башланып китте. Тамашачылар игътибарына экранда иң беренче бәйгедән башлап сакланып килгән тарихи фотолар күрсәтелде. 

Иң беренче булып финал турына узган, әмма призлы урынга аз гына күтәрелеп җитә алмаган дипломантларны бүләкләү оештырылды. 8 номинациядә барлык дипломантлар саны - 23 проект җыелган иде. Әлеге проектларның, тырышлык куеп, киләсе елда җиңүчеләр исемлегенә керүе ихтималы зур булуы билгеләп үтелде.

Аннары бер-бер артлы 8 номинациядә II һәм III урын алган сайтларның авторлары сәхнәгә чакырылдылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Алсу Шәрипова, Мәдәният министрлыгыннан Рәшит Фәтхуллин, "Болгар" фонды һәм Татар конгрессының Казан бүлекчәсе исеменнән Фәрит Мифтахов, жюри әгъзалары бүләкләделәр.

Иң төп бүләкләрне - "Белем җәүһәре" (I урын) һәм "Җәүһәрләрнең җәүһәре" (гран-при) исемнәрен тапшырырга сәхнәгә кунакларны кабул итеп алган Г.Камал исемендге Татар дәүләт Академия театрының директоры, Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы рәисе Илфир Якупов тәбрикләде. Безнең районнан финалга үткән эшләрдән 8 интернет-проект төрле номинацияләрдә дипломант исеменә лаек булса (безнең мәктәптән: "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Шакирова, "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы А.Хисамова), "Укучы җәүһәр" номинациясендә Югары Яхшый мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Айнур Сибатов  - III, Актаныш икенче санлы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айгизә Галләмова  -  II урынга лаек булдылар. Безнең мәктәпнең математика-информатика укытучысы Дилүс Шәвәлиев "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек дип табылды. Ул диплом, бәйге тамгасы һәм ноутбук белән бүләкләнде. 



К списку новостей