• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1
Телефон: +7(855)-525-80-22
E-Mail: Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Аккузовская ООШ"
Руководитель: Шайдуллина Лейля Наиловна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 19 укучы
У нас учат: 9 укытучы

Аккүз мәктәбе яңалыклары

"Сөмбелә" бәйрәме

Опубликовано: 27.10.2016

Көз. Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Аның матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында. Амбарлар икмәк, кешеләрнең күңеле нур, шатлык һәм горурлык белән тула. Һәм көзнең бер матур кичендә  ел саен без мәктәбебездә “ Көзге бал” бәйрәменә җыелабыз. Аның быелгысы бүгенгә, ягъни 27 нче октябрьга туры килде. Мәктәпнең коридорын көзнең муллыгын бәян итеп яшелчәләр һәм төрле табигый материаллар кулланып ясалган күргәзмә, көзге букетлар бизәде. Актлар залында үткәрелгән бәйрәм кичәсен оркестрлар чыгышы ачып җибәрде. Бәйрәм дәвамында һәр класс укучылары үзләрен Көз кызы - "Сөмбелә", "Көзге мода", концерт номерлары кебек бәйгеләрдә сынадылар. Жюри членнары тарафыннан 7 нче класс укучыларының көз кызы - "Сөмбелә", 5 нче, 8 нче классларның "Көзге мода", 6 нчы, 7 нче, 9 нчы классларның концерт номерлары югары бәяләнде. Гомуми урыннар түбәндәгечә булды. 
 
Башлангыч класслар арасында:
I урын - 1, 3 нче класслар
II урын - 2, 4 нче класслар
III урын - Михайловка башлангыч мәктәбе
 
Югары класслар арасында:
I - 7 нче класс
II - 5, 9 нчы класслар
III - 6, 8 нче класслар
Бәйрәм кичәсен география укытучысы Розалия Данис кызы Гарипова оештырды.




К списку новостей