Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Военно- патриотическая профильная лагерная смена «Авангард»/ "Авангард» хәрби-патриотик профиль лагере 04.04.2022

В период весенних каникул, с 28 марта по 3 апреля 2022 года, Региональный штаб «Юнармия» РТ проводил военно – патриотическую профильную лагерную смену «Авангард». Смена проводился на базе Центра «Патриот» г. Казани. В ходе смены с участниками проводились занятии по основам военной службы, состоялись тематические творческие конкурсы, спортивные и развлекательные мероприятия. Ученики 7 класс Гайсина Залина, Агелуллина Азалия, Исламова Юлия и ученики 8 класса Гайсин Ригель, Исламова Залия отдохнули в этом лагере. ///
Язгы каникуллар чорында Татарстан Республикасының «Юнармия» төбәк штабы «Авангард» хәрби - патриотик профиль лагерен оештырды. Смена Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында үткәрелде. Смена барышында катнашучылар белән хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр узды, тематик иҗади конкурслар, спорт һәм күңел ачу чаралары уздырылды. Безнең мәктәптән 7 сыйныф укучылары Гайсина Зәлинә, Агелуллина Азалия, Исламова Юлия һәм 8 сыйныф укучылары Гайсин Ригель, Исламова Зәлияләр бу лагерьда ял иттеләр.
-
Итоги районного конкурса “Профдебют”/ "Профдебют"район конкурсы нәтиҗәләре 01.04.2022

1-3 марта 2022 года на ГАПОУ “Актанышский технологический техникум» проведен профессиональный конкурс «Профдебют» среди учащихся общеобразовательных учреждений. В конкурсе участвовали 126 школьников из 25 общеобразовательных учреждений. В соответствии с протоколами жюри, из нашей школы ученица 7 класса Исламова Юлия заняла II место по компетенции «Поварское дело». Руководитель Зямилова Р.Г. Поздравляем!///
2022 елның 1-3 мартында “Актаныш технология техникумы» да гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Профдедют» һөнәри конкурсы үткәрелде. Конкурста 25 гомуми белем бирү учреждениесеннән 126 укучы катнашты. Жюри беркетмәләре нигезендә, безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Исламова Юлия «Пешекче эше» компетенциясе буенча II урынны яулады. Җитәкчесе Җәмилова Р. Г. Котлыйбыз!
-
Общешкольное родительское собрание/ Гомуми ата-аналар җыелышы 31.03.2022

30 марта 2022 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялось общешкольное родительское собрание. В ходе родительского собрания заместитель директора по учебно-воспитательной работе Хисамова А.Ф. подвела итоги 3 четверти. Она также ознакомила присутствующих с ФГОС. А заместитель директора по воспитательной работе Зямилова Р.Г. подвела итоги воспитательной работе за 3 четверть. Фельдшер села Аккузово Л. Анамова выступила с докладом “Здоровье детей”. ///
30 нчы март көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Ата-аналар җыелышы барышында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисамова А.Ф. 3 чиреккә йомгак ясады. Ул шулай ук катнашучыларны Федераль дәүләт белем бирү стандартындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Ә тәрбия эше буенча директор урынбасары Җәмилова Р. Г. 3 чиреккә тәрбия эшенә йомгак ясады. Аккүз авылы фельдшеры Л.Анамова "Балалар сәламәтлеге"дигән доклад белән чыгыш ясады.
-
«Актаныш таннары»/ «Актаныш таңнары» 31.03.2022

1 апреля 2022 года в № 12 районной газеты «Актаныш таннары» была напечатана статья «Көмеш кыңгырау» лы балачак» заместителя директора по ВР Зямиловой Р.Г.//
“Актаныш таңнары” район газетасының 2022 елның 1 апрель аеның 12 номерлы санында тәрбия эше буенча директор урынбасары Р.Г. Җәмилованың «Көмеш кыңгырау»лы балачак» дип аталган язмасы басылып чыкты.
-
В ШКОЛЕ ПРОШЕЛ ПЕДАГОГИЧЕСКИЙ СОВЕТ/ МӘКТӘПТӘ ПЕДАГОГИК КИҢӘШМӘ УЗДЫ 30.03.2022

30 марта в школе прошел педсовет, на котором были подведены итоги работы педагогического коллектива за 3 четверть 2021-2022 учебного года. Об итогах учебной работы рассказала заместитель директора Хисамова А.Ф. Она ознакомила присутствующих с динамикой успеваемости. Учителя проанализировали уровень успеваемости в классах и по школе, выявили причины снижения успеваемости в некоторых классах, приняли решение работать над повышением качества знаний учащихся. Заместитель директора по ВР Зямилова Р.Г. подвела итоги воспитательной работы за 3 четверть 2021-2022 учебного года и обозначила задачи на 4 четверть. Педсовет прошел в творческой и деловой обстановке.///
30 нчы март көнне мәктәптә педагогик киңәшмә булып узды. Педагогик киңәшмәдә коллективның 2021-2022 нче уку елының 3 нче чирегендәге эшенә йомгак ясалды. Уку-укыту эшенең нәтиҗәләре турында директор урынбасары Хисамова А.Ф. сөйләде. Укытучылар сыйныфларда һәм мәктәптә өлгереш дәрәҗәсен анализладылар, кайбер сыйныфларда өлгереш кимүнең сәбәпләрен билгеләделәр, укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә карар кылдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г. Җәмилова 2021-2022 нче уку елының өченче чирегендәге тәрбия эшенә нәтиҗә ясады һәм 4 чиреккә бурычлар билгеләде. Педагогик киңәшмә иҗади һәм эшлекле шартларда узды.
-
«Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» 30.03.2022

26 марта 2022 года в №11 газеты «Комеш кынгырау» была напечатана стихотворения “Бабаем” ученика 3 класса Исламова Азамата.///
2022 елның 26 мартында "Көмеш кынгырау" газетасының 11 нче санында 3 нче сыйныф укучысы Исламов Азаматның "Бабаем" шигыре басылып чыкты.
-
«Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» 29.03.2022

26 марта 2022 года в №11 газеты «Комеш кынгырау» была напечатана статья «Биючеләр мәктәбе”. В этой статьи рассказывается о деятельности нашей школы.///
2022 елның 26 мартында «Көмеш кынгырау» газетасының 11 нче санындагы "Биючеләр мәктәбе" дигән мәкаләдә безнең мәктәпнең эшчәнлеге турында язылып чыкты.
-
Военно- патриотическая юнармейская лагерная смена «Авангард»/ "Авангард» хәрби-патриотик Юнармия лагере 29.03.2022

В период весенних каникул Региональный штаб «Юнармия» РТ проводит военно- патриотическую юнармейскую лагерную смену «Авангард». Смена проводится на базе Центра «Патриот» г. Казань. Продолжительность лагерной смены – 7 дней. В ходе смены с участниками будет проводится занятия по основам военной службы, состоятся тематические творческие конкурсы, спортивные и развлекательные мероприятия. Ученики 7-8 классов из нашей школе отдыхают в этом лагере. ///
Язгы каникуллар чорында Татарстан Республикасының «Юнармия» төбәк штабы «Авангард» хәрби - патриотик Юнармия лагерен оештырды. Смена Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында үткәрелә. Лагерь сменасының озынлыгы-7 көн. Смена барышында катнашучылар белән хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр узачак, тематик иҗади конкурслар, спорт һәм күңел ачу чаралары узачак. Безнең мәктәптән 7-8 сыйныф укучылары бу лагерьда ял итәләр.
-
«Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» 28.03.2022

19 марта 2022 года в №10 газеты «Комеш кынгырау» были напечатаны стихотворении учеников нашей школы.///
2022 елның 19 мартында «Көмеш кыңгырау» газетасының 10 нчы номерында безнең мәктәп укучыларының шигырьләре басылды.
-
«Комеш кынгырау»/ «Көмеш кыңгырау» 28.03.2022

26 марта 2022 года в №11 газеты «Комеш кынгырау» была напечатана стихотворения “Тигез бирелми” ученика 7 класса Шайдуллина Гамиля.///
2022 елның 26 мартында "Көмеш кынгырау" газетасының 11 нче санында 7 нче сыйныф укучысы Шайдуллин Гамилның " Тигез бирелми" шигыре басылып чыкты.














