Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Общешкольное родительское собрание/ Гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы 21.09.2023

21 сентября 2023 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках республиканской Недели безопасности дорожного движения состоялось родительское собрание с участием начальника отдела пропаганды ГИБДД по району Лейсан Радифовны Мухаметовой и инспектора Хисамовой Гузель Александровны. Лейсан Радифовна выступила перед родителями на тему «Роль и ответственность родителей в профилактике детского дорожно-транспортного травматизма, воспитании транспортной культуры». Статистические данные дорожно-транспортных происшествий представила инспектор Гузель Александровна. Работа с родителями по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма в любом образовательном учреждении должна вестись системно и планомерно на постоянной основе. ///
2023 нче елның 21 сентябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә республикакүләм юл куркынычсызлыгы атнасы кысаларында район буенча ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова һәм инспектор Гүзәл Александровна Хисамова катнашында ата-аналар җыелышы узды. Ләйсән Рәдиф кызы ата-аналарга «Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, транспорт культурасын тәрбияләүдә ата-аналарның роле һәм җаваплылыгы» дигән темага чыгыщ ясады. Юл-транспорт һәлакатләренең статистик мәгълүматлар белән инспектор Гүзәл Александровна таныштырды. Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча ата-аналар белән эш һәр белем бирү учреждениесендә даими нигездә системалы һәм планлы рәвештә алып барылырга тиеш.
-
Итоги конкурса «Лайк на лето»/«Җәйгә лайк» бәйге нәтиҗәсе 21.09.2023

По итогам конкурса «Лайк на лето», проведенного газетой «Көмеш кыңгырау», ученица 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Ахметова Айзиля заняла I место по направлению фото. Руководитель: Ахметова Чулпан Инсафовна. Поздравляем!
«Көмеш кыңгырау» газетасы үткәргән «Җәйгә лайк» бәйге нәтиҗәсе буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтова Айзилә фото юнәлешендә I урын алды. Җитәкчесе: Әхмәтова Чулпан Инсаф кызы. Котлыйбыз!
-
Экскурсия в Аккузовскую сельскую библиотеку/Аккүз авыл китапханәсенә экскурсия 20.09.2023

20 сентября 2023 года для учащихся 7-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» была организована и проведена экскурсия в Аккузовскую сельскую библиотеку. Встретила ребят Шайдуллина Гузелия Робертовна, заведующая сельской библиотекой. Участники мероприятия познакомились с каталогами, книжным фондом, действующими выставками и новостями библиотеки, посмотрели зал абонемента и читальный зал. Из рассказа Гузелии Робертовны ребята также узнали о том, как библиотекарь устраивает красочные книжные выставки, посвящённые юбилею писателя или поэта.///
2023 елның 20 сентябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары Аккүз авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Укучыларны авыл китапханәсе мөдире Шәйдуллина Гүзәлия Роберт кызы каршы алды. Чарада катнашучылар каталоглар, китап фонды, гамәлдәге күргәзмәләр һәм китапханә яңалыклары белән таныштылар, абонемент һәм уку залын карадылар. Гүзәлия Робертовна сөйләвеннән укучылар шулай ук китапханәченең язучы яки шагыйрь юбилеена багышланган матур китап күргәзмәләре оештыруы турында белделәр.
-
Внеклассное мероприятие «История моего села»/ «Авылым тарихы» дигән класстан тыш чара 20.09.2023

20 сентября 2023 года, совместно с сельским клубом было проведено внеклассное мероприятие «История моего села». Цель данного мероприятия: учащиеся должны знать историю своего села и формировать чувство патриотизма и гордости за свою родину.///
2023 елның 20 сентябрь көнне, авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, «Авылым тарихы» дигән класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты: укучыларны авыл тарихы белән таныштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
-
Неделя безопасности дорожного движения/ Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы 20.09.2023

20 сентября 2023 года отряд ЮИД МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках недели безопасности дорожного движения, провели спортивную игру «Мы за ЗОЖ».//
2023 елның 20 сентябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркем юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип аталган спорт уены үткәрде.
-
Акция «Чистый берег»/ «Чиста яр» акциясе 19.09.2023

19 сентября 2023 года учащиеся МБОУ «Аккузовская ООШ» приняли активное участие в акции «Чистый берег». Учащиеся совместно с классными руководителями провели уборку берега реки «Сюнь».///
2023 нче елның 19 сентябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Чиста яр» акциясендә актив катнаштылар. Укучылар класс җитәкчеләре белән бергәлектә «Сөн» елгасы ярын җыештырдылар.
-
Экскурсия в Актанышскую центральную библиотеку/Актаныш үзәк китапханәсенә экскурсия 19.09.2023

18 сентября 2023 года учащиеся 5-9 классов МБОУ “Аккузовская ООШ” совершили экскурсию в Актанышскую центральную библиотеку. Учащиеся ознакомились с историей библиотеки и книжными выставками, узнали о возможностях библиотеки, посетили ее отделы. Вспомнили правила поведения и обращения с книгами. Также они с большим интересом рассматривали энциклопедии, справочники, издания энциклопедического характера и буктрейлеры, посвященные литературным книгам. Учащиеся с удовольствием решали подготовленные библиотекарями загадки и участвовали в викторине. Они высказали свое отношение к чтению, рассказали о самых любимых частях прочитанных книг и рассказали наизусть стихи патриотических поэтов. Эта встреча была деловой и особенно полезной для учащихся.///
2023 нче елның 18 сентябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары Актаныш үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Укучылар китапханә тарихы һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар, китапханәнең мөмкинлекләре турында белделәр, аның бүлекләрендә булдылар. Үз-үзеңне тоту һәм китап белән эш итү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Шулай ук алар энциклопедияләр, белешмәләр, энциклопедик характердагы басмалар кергән белешмәләрне һәм әдәби китапларга багышланган буктрейлерларны зур кызыксыну белән карадылар. Укучылар китапханәчеләр тарафыннан әзерләгән табышмакларны бик теләп чиштеләр һәм викторинада катнаштылар. Китап укуга карата фикерләрен әйттеләр, укыган китапларының иң ошаган өлешләрен сөйләделәр һәм патриотик шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Бу очрашу эшлекле һәм укучылар өчен аеруча да файдалы булды.
-
Родительский контроль/ Ата-аналар контроле 19.09.2023

19 сентября 2023 года в школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 1-4 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.///
2023 нче елның 19 сентябрь көнне мәктәптә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
-
«Движение первых»/«Алдынгылар хәрәкәте» 18.09.2023

18 сентября 2023 года учащиеся 5-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» встретились в Актанышском молодежном центре «Яшьлек» с лидерами Татарстанского отделения Российского «Движение первых». В течение дня учащиеся совместно с модераторами получили мастер-классы по лидерству, активности, умению работать в группах.///
2023 нче елның 18 нче сентябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары Актаныш "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Россия «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе лидерлары белән очрашты. Көн дәвамында укучылар модераторлар белән берлектә командаларга бүленеп лидерлык, активлык, төркемнәрдә эшли белү буенча мастер-класслар алдылар.
-
Акция «Безопасный маршрут»/ «Куркынычсыз маршрут» акциясе 18.09.2023

18 сентября 2023 года отряд ЮИД «Дорожный знак» МБОУ «Аккузовская ООШ» провел акцию «Безопасный маршрут» среди воспитанников ДОУ «Аккузовский д/с». Акция прошла в рамках профилактического мероприятия «Неделя безопасности дорожного движения» и была направлена на предотвращение ДТП с участием пешеходов.///
2023 елның 18 сентябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалаучы» төркем вәкилләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре арасында «Куркынычсыз маршрут» акциясен үткәрде. Акция «Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы» профилактика чарасы кысаларында узды һәм ул җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән иде.














