Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Утренник, посвященный прекрасному весеннему празднику/ Матур язгы бәйрәмгә багышланган чара 07.03.2024

Вот и наступила весна! А с ней пришел прекрасный праздник - 8 Марта. В ДОУ " Аккузовский д/с" прошел утренник, посвященный этому прекрасному весеннему празднику. Дети пели песни, рассказали стихи, танцевали. Праздник доставил малышам много радости и приятных впечатлений.///
Менә яз җитте! Аның белән матур бәйрәм - 8 Март килде. Аккүз балалар бакчасында матур язгы бәйрәмгә багышланган чара узды. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм балаларга бик күп шатлык һәм күңелле тәэсирләр калдырды.
-
Публикация в газете «Актаныш таннары»/ «Актаныш таңнары» газетасында язма 07.03.2024

06 марта 2024 года в № 9 районной газеты «Актаныш таннары» был опубликован рассказ ученицы 9 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллиной Ильвины «Өч буын укытучылар»//
«Актаныш таннары» район газетасының 2024 елның 06 март аеның 9 номерлы санында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Шәйдуллина Ильвинаның «Өч буын укытучылар» дип аталган хикәясе басылып чыкты.
-
«Семья - ключ к счастью»/ «Гаилә - бәхет ачкычы» 06.03.2024

6 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовской ООШ» состоялось масштабное мероприятие «Семья - ключ к счастью», приуроченное к 2024 году семьи в России. Праздник начался с исполнения государственных гимнов РФ и РТ. Директор школы Ринат Флунович Зямилов тепло поздравил всех присутствующих и дал старт «Году семьи». В ходе мероприятия учащиеся прочитали стихи, спели песни, а ученики начальных классов инсценировали сказку «Красная Шапочка». Затем в школьном спортзале были проведены спортивно - игровые соревнования «Мы спортивная семья». Участники праздника соревновались в ловкости, точности и умении работать в команде, разделившись на две группы. В итоге победила дружба. Учащиеся вручили подарки, приготовленные их мамами из доходов школьной ярмарки. Семьям Ахметшиных и Ахметовых, принимавших активное участие в школьной жизни и различных конкурсах, дирекцией школы были вручены наборы школьных принадлежностей, состоящие из канцелярских товаров бренда «Лео». Праздник продолжился чаепитием за круглым столом со сладостями. Действительно, праздник был очень веселым. И ученики, и родители с воодушевлением разошлись.///
2024 нче елның 6 нчы мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россиядә 2024 ел - Гаилә елы уңаеннан укучылар һәм әти - әниләр белән «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән күләмле чара үткәрелде. Әлеге бәйрәм РФ һәм ТР дәүләт гимнарын башкару белән башланып китте. Мәктәп директоры Ринат Флүн улы Җәмилов килгән кунакларга җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм «Гаилә елы»на старт бирде. Чара барышында укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм башлангыч класс укучылары «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Соңыннан бергәләшеп мәктәп спортзалында «Без спорт сөюче гаилә» дип аталаган спорт- уен ярышлары үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар ике төркемгә бүленеп җитезлектә, төгәллектә һәм командада эшли белү күнекмәләре буенча ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Укучылар мәктәптә үткәрелгән ярминкә табышыннан әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Мәктәп тормышында һәм төрле бәйгеләрдә актив катнашкан Ахметшиналар һәм Ахметовалар гаиләләренә мәктәп дирекциясе тарафыннан «ЛЕО» брендының канцелярия товарларыннан торган мәктәпкә кирәк-яраклар наборлары тапшырылды. Бәйрәм түгәрәк өстәл артында тәм- томнар белән чәй табыны артында дәвам итте. Чыннан да бәйрәм бик күңелле булды. Укучылар да, әти - әниләр дә күтәренке рух белән таралыштылар.
-
«Педагог года - 2024»/ «Ел педагогы - 2024» 05.03.2024

Победителем международного конкурса «Педагог года - 2024», проведенного образовательным порталом «Знанио», стал учитель математики МБОУ «Аккузовская ООШ» Шавалиев Дилус Мирзасалихович. Поздравляем!///
«Знанио» белем бирү порталы тарафыннан үткәрелгән «Ел педагогы - 2024» дөньякүләм бәйгедә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы җиңүче булды. Котлыйбыз!
-
Праздник, посвященном Международному женскому дню 8 марта/«8 март- Халыкара хатын-кызлар көне»нә багышланган бәйрәм 04.03.2024

В празднике, посвященном Международному женскому дню 8 марта, который состоялся 4 марта 2024 года в Актанышском дворце культуры, приняли участие учитель рисования МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Лейла Наилевна и учитель географии Гарипова Розалия Данисовна.///
2024 нче елның 4 мартында Актаныш мәдәният сараенда уздырылган «8 март- Халыкара хатын-кызлар көне»нә багышланган бәйрәмдә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән рәсем укытучысы Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы һәм география укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы катнаштылар.
-
Церемония выноса государственных флагов/ Дәүләт флагларын чыгару тантанасы 04.03.2024

04 марта 2024 года в нашей школе прошла торжественная церемония выноса государственных флагов Российской Федерации и Республики Татарстан, исполнены оба гимна.///
2024 елның 04 март көнне мәктәптә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын чыгару һәм гимннарны башкару тантанасы узды.
-
Очередные уроки из цикла «Разговоры о важном»/ «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» циклыннан чираттагы дәресләр 04.03.2024

4 марта 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялись очередные уроки из цикла «Разговоры о важном». Занятие посвящено важной теме — поиску своего места в обществе. Главными темами занятия «Как найти свое место в обществе?» стали поиск призвания и формирование жизненных ориентиров. Учителя рассказали школьникам, как они могут реализовать свой потенциал, совмещая личные интересы с социально значимой деятельностью. С детьми также обсудили важность позитивного и ответственного отношения к развитию своих навыков и преодолению трудностей на пути к цели. Помимо этого, учащимся напомнили о различных общественных проектах, в которых они могут принять участие. Ученики посмотрели фрагменты фильмов, демонстрирующие разные подходы к поиску своего места в обществе. На примере героев школьники узнали, можно ли стать счастливым, помогая другим, существует ли единственно верный способ найти призвание и как ощущение того, что человек нашел свое дело, влияет на его отношение к работе. Уроки прошли в форме познавательной беседы с использованием видеоматериалов и интерактивных элементов.///
2024 нче елның 4 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклыннан чираттагы дәресләр узды. Дәрес «Җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга?» темасына багышлана. Укытучылар укучыларга шәхси мәнфәгатьләрен социаль әһәмиятле эшчәнлек белән берләштереп, үз потенциалын ничек тормышка ашыра алулары турында сөйләделәр. Балалар белән шулай ук үз осталыкларын үстерүгә һәм максатка ирешү юлындагы кыенлыкларны җиңүгә уңай һәм җаваплы мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Моннан тыш, укучыларга алар катнаша ала торган төрле иҗтимагый проектлар турында сөйләштеләр. Укучылар җәмгыятьтә үз урыннарын табуга төрле карашларны күрсәтүче фильмнардан фрагментларны карадылар. Геройлар мисалында укучылар башкаларга ярдәм итеп бәхетле булырга мөмкинме, һөнәр табуның бердәнбер дөрес ысулы бармы һәм кешенең үз эшен тапканлыгын тою аның эшкә мөнәсәбәтенә ничек тәэсир итә икәнен белделәр. Дәресләр видеоматериаллар һәм интерактив элементлар кулланып танып белү әңгәмәсе формасында узды.
-
Урок технологии Приготовление блюд из творога»/«Эремчектән ризыклар әзерләү» технология дәресе 02.03.2024

02 марта 2024 года ученицы 5 и 7 классов на уроке технологии под руководством Зямиловой Р. Г. приготовили сырники. Получилось очень вкусно!///
2024 нче елның 02 мартында 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучы кызлары технология дәресендә Җәмилова Р.Г. җитәкчелегендә сырниклар әзерләделәр. Бик тәмле килеп чыкты!
-
Зимняя спартакиада учащихся/ Укучыларның кышкы спартакиадасы 01.03.2024

01 марта 2024 года команда МБОУ «Аккузовская ООШ» заняла 3 место по перетягиванию каната в зимней спартакиаде учащихся Актанышского муниципального района, в рамках Года Семьи. Руководитель Зямилов Ринат Флунович. Поздравляем! ///
2024 елның 01 мартында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы Гаилә елы кысаларында Актаныш муниципаль районы укучыларының кышкы спартакиадасында аркан тарту буенча 3 нче урынны алды. Җитәкчесе Җәмилов Ринат Флүн улы. Котлыйбыз!
-
Уроки технологии/Технология дәресләре 01.03.2024

29 февраля 2024 года ученицы 6 класса на уроке технологии под руководством Зямиловой Р.Г. приготовили кекс. Получилось очень вкусно!///
2024 нче елның 29 феврале көнне 6 нчы сыйныф укучылары технология дәресендә, Җәмилова Р.Г. җитәкчелегендә кекс әзерләделәр. Бик тәмле килеп чыкты!














