Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Akkuzovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Шайдуллина Лейля Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 19 укучы |
| У нас учат: | 9 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234
-
Проекцион җиһазлар 23.12.2011

-
"Иң яхшы мәкалә авторы" 21.12.2011

-
Ватан геройлары көне 06.12.2011

-
Ак кәгазь торналар 05.12.2011

-
Мәктәпкә интерактив такта кайтты 03.12.2011

-
Әниләр көне 26.11.2011

Син мине бишектә тирбәттең, Өметем, күз нурым” дип әйттең, Көйләрең бәгъремә уелды, Балачак җыр булып тоелды. Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килешмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы уңайдан безнең мәктәптә дә "Әнием-алтыным" бәйрәм тантанасы билгеләп үтелде. Кичәне мәктәбебез укытучылары Р.Д.Гарипова һәм З.Н.Әхмәтова оештырды һәм алып барды. Хөрмәтле, Әниләр, Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телибез.
-
Халыкара Белем җәүһәрләре - кемнәр алар? 31.10.2011

"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр билгеле булды. Йомгаклау кичәсе 29 октябрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте. Бүләкләү тантанасында үзенең ике интернет-проекты белән катнашып III дәрәҗә дипломга ия булган Д.М.Шәвәлиев та катнашты. Кичә, җыр-биюләр белән үрелеп бик җанлы төстә узды.
-
"Уңыш бәйрәме"
24.10.2011
Бүген, ягъни 24 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә "Уңыш бәйрәме" үтте. Башлангыч сыйныфлар укучылары "Кәҗә кергән бакчага" исемле әкият сәхнәләштерсә, 5-9 сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. Кичәне чит тел укытучысы Р.Р.Хоснитдинова оештырды һәм алып барды.
-
II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре-2011" бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде 16.09.2011

Хөрмәтле татар интернетында гизүчеләр һәм аны булдыручылар! II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү шул рәвешле инде төгәлләнде дә. Якындагы көннәрдә бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары таныша башлаячак. Әлеге бәйгедә безнең "Аккүз мәктәбе" сайты "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", ә математика-информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиевның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинацияләрендә катнаша. Шуны искәртергә кирәк, мәктәбебез сайты узган уку елында әлеге номинациядә II дәрәҗә дипломга ия булган иде.
-
"Мәгариф" журналында укытучыбыз язмасы 12.09.2011

"Мәгариф" журналының №9, 2011 санында "Сызыкча функция" (VIIсыйныф өчен математикадан дәрес-сәяхәт) темасына математика-информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиевның дәрес эшкәртмәсе дөнья күрде. Дәрес планының электрон нөсхәсен авторның шәхси сайты аша карый аласыз. Адресы: http://dilus-19.web-box.ru/info














