Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксубаевская средняя общеобразовательная школа №3» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423060, РТ, Аксубаевский муниципальный район, пгт. Аксубаево, ул. Романова, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-442-84-43 |
| E-Mail: | Aksu.Schl3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксубаевская СОШ №3" АМР РТ |
| Руководитель: | Валиева Замиля Камиловна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 694 обучающихся, из них иностранных граждан: 1 |
| У нас учат: | 51 педагогический работник/укытучы |
Новости Аксубаевской школы №3
“Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесе
Опубликовано: 17.03.2018Кичә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында XIII “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесенең җиңүчеләре катнашында гала-концерт булды. Гала-концертта урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башлангыч, урта һәм югары һөнәри учреждениеләре укучылары катнашты. Конкурсантлар дүрт номинациядә үз сәләтләрен күрсәтте: вокал; рәсем; нәфис сүз, конферанс; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр. Республикакүләм “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесе ел саен татар халкының билгеле бер танылган шәхесенә багышлана. Быелгы конкурс Татарстанның атказанган халык артисткасы Әлфия Авзаловага һәм аның 85 яшьлек юбилеенә багышланган. Безнең мәктәп укучыларының да нәтиҗәләре бар: “Рәсем” номинациясендә Кызыксындыру бүләгенә Фатушева Зәринә, Серкова Алиса, Архипова Дарья; III урынга Дәүләтшина Әдилә, Хамәтшина Айсылу лаек булдылар. Афәрин кызлар!Уңышлар сезгә!!!
К списку новостей








