Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 117 учащихся (укучы) / 15 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 17 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Көзге табигатькә экскурсия 22.10.2016

«Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары белән төрле чаралар үткәрәбез. Ләкин алар өчен иң кызыгы – табигать кочагына чыгу.
Үткән атнада без “Җиде зирек” чишмәсе башланган урынга экскурсиягә бардык. Чишмәнең тарихы турында күп мәгълүмәтләр алдык.
Музей җитәкчесе Тагиров Р.А.
-
Көзге бал 15.10.2016

Бүген мәктәп күләмендә "Көзге бал" бәйрәме үтте. Чарада барлык укучылар, укытучылар,әти-әниләр дә катнашты. Һәр сыйныф әзерләгән номерлар узенчә кызыклы һәм тәрбияви иде. Барлык сыйныф җитәкчеләренә,өлкән сыйныф үзидарә әгзаларына һәм педагог-оештыручы Минигулова Л.М. га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм белән!
-
6 сыйныфларда сыйныф сәгате 13.10.2016

Укучылар туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәненә хөрмәт, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музее зур әһәмияткә ия.
Бүген музейда кунакта – 6 сыйныф укучылары. Алар “Ибраем – туган авылым” темасына үткән сыйныф сәгатенә туган ягыбызның тарихы, күренекле кешеләре белән таныштылар.
Сыйныф җитәкчесе Тагиров Р.А.
-
13.10.2016

13 октябрьдә 5 сыйныфта сыйныф җитәкчесе каршында укучыларда адаптация чорының барышы, укудагы проблемалар, аларны чишү юллары турында эшлекле сөйләшү булды. Сыйныф җитәкчесе Ибрагимова Р.В. әти-әниләрне фәннәр , буенча укуның торышы, билгеләр белән таныштырды. Аларга Һәр фән буенча балалары өй эшләрен әзерләгәндә аның эшен контрольгә алу, кирәк булганда ярдәм итү өчен методик тәкъ димнәр җиткерде. Соңыннан әниләр, өйдә балалары белән ничек шөгыльләнүләре, аралашулары турында тәҗрибә уртаклаштылар.
Сыйныф җитәкчесе Ибрагимова Роза Вазыховна
-
Мы лучшие 08.10.2016

Наша школа вошла в сотку "Лучших сельских школ Татарстана". Администрация школы выражает благодарность всему педагогическому коллективу за плодотворный труд и желает дальнейших успехов.
-
06.10.2016

6 октябрьдә мәктәбебездә химия фәненнән укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры үткәрелде. Шарифуллин Айрат (10кл), Дәүләтшина Алсу (8кл) иң көчле химиклар булып табылды.
-
04.10.2016

Бүген 3 сыйныфларда “Табышмак әйтәм – җавабын көтәм” дип аталган сыйныф сәгате булып үтте. 3 сыйныф укучылары бик тапкыр , җитез булуларын күрсәттеләр. Молодцы!
Китапханәче Хайруллина Р.К.
-
5 сыйныфларда тәрбия сәгате 04.10.2016

4 октябрь к өнне 5 сыйныфта Укытучылар көне уңаеннан “Укытучыга мәдхия” дип аталган тәрбия сәгате үтте. Укучылар һөнәри бәйрәмнәрнең башка бәйрәмнәрдән нәрсә белән аерылганын, тагын нинди һөнәри бәйрәмнәрне белүләрен күрсәттеләр. “Укытучы минем өчен кем?”,- дигән сорауга җавап бирделәр. Соңыннан төркемнәргә бүленеп укытучыларга бәйрәм котлаулары әзерләп, шулар белән чыгыш ясадылар.
Сыйныф җитәкчесе: Ибрагимова Р.В.
-
04.10.2016

Үткән атнада 10, 11 классларда (класс җитәкчесе Залалтдинова Ф. М. Һәм Минигулова Л. М) профсоюз дәресләре үткәрелде. Бу дәресләр профсоюз туган көнгә багышланды. Анда профсоюзның барлыкка килү тарихы, Россиядә үсеш этаплары, функцияләре һәм әһәмияте турында аңлатылды.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

Бүген мәктәп күләмендә "Өлкәннәр көне" нә багышланган бәйрәм үтте. Чарада укучылар, укытучылар ,мәктәптә эшләп киткән өлкән укытучыларыбыз ,техник хезмәткәрләр һәм барлык эшчеләр дә катнашты. Бәйрәм бик матур концерт белән башланып чәй мәҗелесе белән тәмамланды.







