Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Новоузеевская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы "Яңа Үзи төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423050, РТ, Аксубаевский район, с. Новое Узеево, ул. Школьная 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-08-36 |
| E-Mail: | Novouzeevo.Oschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоузеввская ООШ" |
| Руководитель: | Идиатуллина Таслима Тахировна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 9 учеников, 3 воспитанника детского сада, из них иностранных граждан:0 |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Новоузеевская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы "Яңа Үзи төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Открытый урок по ОБЖ 03.10.2024

-
1 октябрь - День пожилых людей/ Өлкәннәр көне 02.10.2024

1нче октябрь- Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.
Бүген укучылыр, укытучылар коллективы мәктәбебездә эшләп чыккан өлкән буын укытучыларны, техник хезмәткәрләрне шушу бәйрәм белән котладылыр
Укучылар котлап шигырьләр сөйләделәр, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Бәйрәм белән котлап бүләккә открытка һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Апалар, абыйлар бик шат булып, үзләренә күрсәткән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделәр. -
На первом месте должна быть –вакцинация 12.09.2024

-
1 сентябрь День знаний/ 1 нче сентябрь Белем көне 01.09.2024

Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз. Яңа уку елын һәр балалы гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. Алар белем иле дигән яңа чорга аяк басалар. Укучыларыбыз белемле булсыннар, яңалыкка омтылсыннар, заман белән бергә атласыннар өчен мөгаллимнәрдән зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек таләп ителә. Мәктәпләрдә, ясле-бакчаларда , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, көллияттә, кадет -интернат мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр дип ышанабыз. Укучылар да сынатмаслар, яңа уку елында белем һәм осталыкларын төрле бәйге-ярышларда, олимпиадаларда күрсәтерләр дигән өметтә калабыз. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы көннәр, хәерле уку елы телибез. Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен.
-
Всероссийские учения, посвященные реагированию на чрезвычайные ситуации \ Бөтенроссия өйрәнүләре 29.08.2024

-
Субботник/язгы өмә 20.04.2024

Субботник прошел очень воодушевленно и активно, все были полны задора и желания ухаживать за своей родной природой, ведь природа, окружающая мир — это наш дом. И мы должны поддерживать чистоту и порядок в нем. Теперь вокруг нашей школы и прилегающей к ней территории - чистота и порядок!
-
Гает бәйрәме белән котлау 09.04.2024

Изге Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас котлыйбыз!
Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.
Бу кыйммәтләр барлык дин вәкилләре өчен дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар безнең күңелләрдә үзара дус һәм тату яшәү, шәфкатьле һәм миһербанлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу теләге уяталар, гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итәләр.
Бу изге бәйрәм көнендә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәт һәм иминлек иңсен! Гореф-гадәтләребезгә таяну барлык халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык хисен тагын да үстерсен. Мәктәбебез укытучыларына һәм укучыларына бәйрәм уңаеннан бүләкләр ясаган Гамиров Ринат белән укытучыбыз Лариса Миннахматовна гаиләсенә, ата - аналарыбыз Исакаев Венер белән Света гаиләсенә. Зиннатуллин Рамил белән Рузилә гаиләсенә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.Сезгә күп елларга җитәрлек сәламәтлек, бәхет, уңышлар, тынычлык һәм җан җылысы телибез! -
Поздравления с 8 мартом/8 март котлаулары 07.03.2024

Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Поздравляем/Котлыйбыз 21.02.2024

Бөек шәхесебез Кол Галинең тууына 850 ел, шагыйрьнең "Кыйссаи Йосыф"әсәренең басылып чыгуына 800 ел тулу уңаеннан оештырылган район конкурсында 3 нче урынны яулаган 6 нчы сыйныф укучысы Гамирова Сөембикә Фәнил кызы, укытучысы Алембикова Люция Габдрахман кызы. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Поздравляем/Котлыйбыз 21.02.2024

Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылган "Туган телем" дип исемләнгән V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурысында җиңүче 1 нче сыйныф укучыбыз Мәхмүтова Айгел Илсур кызы III нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Алембикова Люция Габдрахман кызы. Котлыйбыз, уңышлар телибез!










