Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а |
| Телефон: | +7(85551)2-62-54 |
| E-Mail: | Shar.agrz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Ахметшина Айсылу Ахметгараевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 18 учеников, 12 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагогов, 2 воспитателя |
Новости МБОУ
Көмеш каләм-2021
Опубликовано: 28.04.2021Бүген Девятернә мәктәбендә Әгерҗе районы яшь каләм осталарының XVIII "Көмеш каләм" район фестивале узды. Фестиваль Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы", Г.Тукайга 135 ел тулу һәм Иж-Бубый мәдрәсәсенең 240 еллыгы, Габдулла Бубига 150 ел, Гобәйдулла Бубига 155 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Иҗат сөюче укучылар түбәндәге номинацияләрдә ярыштылар:
- "Яшь хикәяче"
- "Яшь хәбәрче"
- "Яшь шагыйрь"
Моннан тыш, башка номинацияләр дә бар иде. Бу - "Нәфис сүз остасы", "Видеоролик" һәм "Яшь рәссәм" номинацияләре.
Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты. Алар арасында Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова - журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры, "Көмеш кыңгырау" газетасы редакторы Ризидә Гасыймова, "Яңарыш" газетасы журналисты Рилия Закирова, "Көмеш каләм" фестиваленә нигез салучы Шәймарданова Гәүһәрия Рәхим кызы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Василә Сафиуллина һәм башкалар.
Мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Сундукова Индира бәйгедә катнашып ,3 урын яулады.
К списку новостей






