Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 07.03.2018

7 нчы март көнне язның беренче матур бәйрәме хөрмәтенә мәктәбебезнең укучылары бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр дә чакырылды. Җыр - бию, матур теләкләр,төрле күренешләр аша укытучы ханымнарга,укучы кызларга һәм әниләргә үзләренең теләкләрен, кулдан эшләнгән бүләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм бик күркәм булды.
-
Л.Толстйга багышланган класс сәгате 05.03.2018

Л.Толстойга багышланган класс сәгате булды
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2018

22 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка булды. Мәктәбебезнең кызлары малайларны, укытучы абыйларны котладылар. Көннең икенче яртысында мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән бик күңелле бәйрәм концерты булды.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21.02.2018

21 февраля в нашей школе состоялось праздничное мероприятие "Нам этот мир завещано беречь", в рамках месячника «Военное патриотическое воспитание». Почетными гостями на мероприятии были: Тимуршин Рашит Ракипович - ветеран военно - морского флота капитан 1 ранга, Ахмадиев Артур – бывший ученик нашей школы, который отслужил в рядах Российской армии и Муратов Камиль Нургаянович – пенсионер преподаватель-организатор ОБЖ. После встречи состоялся военно-патриотический конкурс "А ну-ка, парни!", посвященный Дню защитника Отечества
-
Туган телләр көне 21.02.2018

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 елның 21 нче февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия-Тын Океан регионында кулланыла. Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала.
Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Тел ягыннан аеруча чуар булган төбәкләрдә телләрнең юкка чыгуы бигрәк тә көчле. Африкада биш йөздән кимрәк кеше сөйләшә торган 200 тел барлыгы билгеле, Америка Кушма Штатларында һәм Канадада индеецларның 200 теле юкка чыгу алдында тора дип саныйлар. Бу процесслар аеруча Бразилиядә көчле. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә 600-700 тел бар, шуларның кырыгы дәүләт ярдәменә мохтаҗ.
Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.
Күргәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты тел белән бергә юкка чыга.
-
Янгын куркынычсызлыгы 19.02.2018

Бүген мәктәптә класс сәгате уздырылды, әлеге класс сәгатенә янгынга каршы хезмәтнең Исәнбай бүлекчәсе җитәкчесе Шайхутдинов М.В. да чакырылган иде. Укучыларга огнетушитель белән дөрес эш итү, янгыннан саклану, янгын булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Класс сәгате барышында Марат Вилинович янгын сүндерүчеләрнең махсус киемнәрен күрсәтеп мастер-класс та үткәрде, укучыларның, укытучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Көн дәвамында өйрәнү максатларында эвакуация оештырылды. Укучылар, укытучылар, техперсонал мәктәптән чыгып билгеләнгән урынга оешкан төстә җыелдылар.
-
Муса Җәлилнең иҗатына багышланган кичә 19.02.2018
19-февраль көнне М.Җәлил иҗатына багышланган кл. сәгате үтте -
16.02.2018

16-февраль көнне "Изге Вәли" көнен билгеләп үттек. Ул кызыклы булды. Уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Укытучылар арасыннан Шарипова Гөлия, укучылар арасыннан Шаяхметова Ильвиралар җиңеп чыкты.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 16.02.2018

Четвертое заседание Республиканского родительского интернет-собрания "Стресс у ребенка: как распознать и чем помочь?"(Об эффективных методиках преодоления конфликтных и кризисных ситуаций в жизни детей и подростков)
- 15 февраль - сугышчан интернационалистларны искә алу көне 15.02.2018













